2 август 2014 яңалыклары
-
Әлки районы юлларында “Айнык йөртүче” дигән айлык башланып китте
фото izhevsk.1gs.ru сайтыннан 30 июльдә район юлларында "Айнык йөртүче" дигән айлык башланып китте. Ул августның соңгы көненә кадәр дәвам итәчәк. Елның 7 аенда район юлларында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Аврияләрнең сәбәпләре төрлечә, билгеле, әмма шунысы борчый: аларның 8 ендә...
-
Без аның белән бик бәхетле булдык
фото tophm.ru сайтыннан Булачак ирем Фатыйх белән без 1938 елда таныштык. Бергә Куйбышев (Спас) педучилищесында укыдык. 1941 елның 20 июнендә училищеда безнең чыгарылыш кичәсе булды. Ул елны уку йортын 22 егет һәм кыз тәмамладык. Саубуллашу кичәсе бик матур, күңелле булды. Без бик бәхетле идек, рәхәтләнеп ял иттек, биедек, җырладык. Кичә...
-
“Авыл китапханәләре” проекты кысаларында районыбыз китапханәләре дә күп санда компьютер техникасы белән тәэмин ителде
фото favorit-it.torgg.com сайтыннан "Бердәм Россия" партиясе авыл җирендә спортны, мәдәниятны үстерүне иң мөһим бурычларының берсе дип саный. Бердәмроссиялеләрнең "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында районыбыз китапханәләре дә күп санда компьютер техникасы белән тәэмин ителде. -"Бердәм Россия"нең "Авыл китапханәләре" проекты Татарстанда 2008 елдан бирле тормышка ашырыла,-ди партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Айсылу...
-
Марат Сәлахов - яңа участковый
Чуаш Кичүе, Иске Хурада, Чуаш Борнае, Югары Колчурино авыл җирлекләрендә полициянең өлкән участок уполномоченные булып полиция капитаны Марат Рәмис улы Сәлахов эшли башлады. Ул сишәмбе, шимбә көннәрендә 17.00-20.00, пәнҗешәмбе көнне 10.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итә. Участковый белән элемтәгә аерү өчен тел.: 89297266070; 75-2-15 (Чуаш Кичүе), 73-4-03 (Сихтермә-Хузангай"), 78-2-15 (Чуаш Борнае), 78-0-14...