4 июнь 2015 яңалыклары
-
Хатын-кызлар тикшерелүгә чакырыла
Быел диспансеризация үтүче хатын-кызлар маммография тикшерүе (сөт бизләрен тикшерү) узарга чакырыла. 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976 елларда туган хатын-кызларга үзләренең гомумпрактика табибларыннан юллама кәгазе алырга һәм менә бу график буенча район үзәк хастаханәсенә тикшерелүгә килергә кирәк: 8 июнь - Садриев Д.С (ЦРБ);...
-
Әлки районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү башланды
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү башланды. "Көньяк Әлки" филиалы Юхмачы сөтчелек комплексының азык базасына күпьеллык үләнне сенажга сала. "Әхмәт" отряды Чуаш Кичүе комплексына сенаж салуга кереште. Шулай ук "Карга" отряды хезмәтчәннәре дә Карга мегафермасы базасына арыштан яшел масса ташый башлады. Хәзер авыл хуҗалыгында бик тынгысыз чор - сенаж салу, печән...
-
Малларны чебен-кигәвеннән саклагыз
Көннәр кызу тору сәбәпле, көтүлекләрдә вак чебен, черки, кигәвен бик азды. Чебен-кигәвен бик күбәйгән вакытта сыерлар сөт бирүне 15 процентка кадәр киметә. Яшь терлекләр дә бу чорда начар үсә. Аларда күз, тире авырулары ешая. Шуңа да бу вакытта малларны ветеринария препаратлары белән эшкәртү бик мөһим. Терлеккә әлеге даруларны бер тапкыр...
-
Әлки районында Сабан туена ныклы әзерлек бара
13 июньдә "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында узасы район Сабан туена ныклы әзерлек эшләре бара. Сабан туеның байтак корылмалары узган еллардан сакланып калган. Хәзер аларны төзекләндерү, буяу, чистарту эшләре башкарыла, шулай ук яңа корылмалар булдырыла. Бәйрәм үтәсе мәйдан тиешле хәлгә китерелә, ипподромда тамашачылар өчен утыргычлар урнаштырыла. Бу эшләрдә районның барлык...
-
Әлки районы Үргәгар укытучысы Гөлшат Хәйретдинова “Әлифба бәйрәме” номинациясендә беренче урынны алды
Арча педагогика көллияте үткәргән "Китап - белем чишмәсе" республика бәйгесендә катнашып, Үргәгар башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлшат Хәйретдинова "Әлифба бәйрәме" номинациясендә беренче урынны алды. Үргәгар башлангыч мәктәбе хәзер Н.Дәүли исемендәге гимназия филиалы булып тора. Гөлшат Хәйретдинова гимназиядә "Әлифба бәйрәме" үткәреп, аның видеоролигын бәйгегә юллаган булган. Жюри безнең укытучы оештырган бәйрәмгә иң...