11 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кышкы юллар төзек һәм хәвефсез булсын
Гадәттә "кыш көтмәгәндә килде" дияргә яратабыз. Ә менә юл хуҗалагы хезмәткәрләре алдан ук зур әзерлек чаралары күреп, кышны көтеп диярлек алалар. "Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин белән без кышкы айларда юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча нәрсәләр эшләнүе хакында сөйләштек. Әлки юл участогы карамагында 311 километр юл бар. Быел...
-
Ферма гына төзе, акчасын бирәләр
Үз хуҗалыгында сыерлар асрап, кечкенә генә ферма төзергә җыенучыларга хөкүмәт 200 мең сумлык ярдәм күрсәтә. Безнең районда бу ярдәмне 12 кеше алган да инде. Тагын 4 әлкиленең документлары эшләнгән һәм тапшырылган. Аларга тиз арада акча килер, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә.
-
Микро булса да, максаты олы
Быел Россия Федерациясендә үткәрелгән микро исәпкә алуда безнең районнан Юхмачы авылы катнашты. Аңа 13.3нче сан бирелде. Исәпкә алучылар планшет белән эш иткәнлектән, аларның һәр адымы реаль вакыт режимында Мәскәүгә билгеле булып торды. 2010нчы елда узган халык санын исәпкә алу вакытында бу участокта 367 кеше яшәгән. Ә быел ун кешегә арткан...
-
Балаларга хокукларын аңлатачаклар
20 ноябрьдә Россия Федереациясендә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне үткәреләчәк. Бу көнне балалар хокукларына, ата-аналары белән мөнәсәбәтләрнең юридик нигезләренә, уллыкка, тәрбиягә бала алу мәсьәләләренә һ.б. кагылышлы лекция һәм семинарлар уздыру, инвалид, ятим, караучысыз калган балаларга, тәрбиягә бала алырга җыенучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү кебек чаралар уздыру күздә тотыла. Безнең районда...
-
Тәртип сакчыларына – район башлыгы бүләкләре
Эчке эшләр органнарында намуслы хезмәтләре, эштә ирешкән әйбәт күрсәткечләре өчен, шулай ук Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан район эчке эшләр бүлекчәсенең бер төркем хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Полиция капитаны, балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Алексей Владимирович...