16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районындагы Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты киләсе елда киңәеп, тагын 20 кеше кабул итәчәк
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты киләсе елда зураерга тора. Биредә хәзер 50 кеше тәрбияләнсә, ул тагы 20 кешегә артачак. Моның өчен интернатта зур ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Өлкәннәр йорты белән Юхмачы участок хастаханәсе бер бинада урнашкан. Шулай килеп чыга - хастаханәгә бирелгән хәйран гына мәйдан күп еллардан бирле файдаланылмый тора....
-
Әлки районында парикмахер Наталья Крайнова өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләргә бушлай хезмәт күрсәтә
Район үзәге парикмахеры Наталья Крайнова Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына әледән-әле барып, анда тәрбияләнүчеләргә хезмәт күрсәтә. Әле декабрь башында булган инвалидлар декадасында да ул 20 әби-бабайның чәчләрен кисеп, прическалар ясап кайткан. "Натальяның һәр килүен безнекеләр көтеп алалар, аны шатланып каршылыйлар", ди интернат хезмәткәре Татьяна Клянина. Наталья моны бернинди түләүсез, күңеле...
-
Әлки районы ДЮСШ тренерлары район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Яшь буынны тәрбияләүдәге казанышлары, намуслы хезмәтләре, районда физкультура һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Рамис Вафин һәм бу мәктәпнең көрәш буенча тренеры Илдар Әхмәров район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Бер төркем әлкилеләр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүләкләренә ия булды
Сентябрь аенда узган Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек эшләрендә һәм үткәрүдә куйган нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем райондашларыбызга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүләкләре тапшырылды. Район территориаль сайлау комиссиясе секретаре Анастасия Смышляева Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Вайыс Даутов һәм 717 нче Базарлы Матак...
-
Әлки районында яшәүчеләр Кыш бабайдан тынычлык, сәламәтлек сорый
Яңа ел - россиялеләрнең иң яраткан бәйрәме. Аны олысы да, кечесе дә түземсезлек белән көтеп ала. Әле бит һәммәбез Яңа елдан могҗизалар көтәбез. Кыш бабайга, аның бүләкләр алып киләсенә дә чын күңелдән ышанасы килә. Кыш бабай димәктән, ул ноябрь аенда ук "туган шәһәре" Великий Устюгтан ил буйлап бәйрәм сәяхәтенә кузгалган...
-
Әлки районыннан Регина һәм Руслан Нуретдиновлар билбау көрәше буенча Россия чемпионнары булдылар
Базарлы Матактан Регина Нуретдинова һәм Руслан Нуретдинов билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышында чемпион исемен алдылар. Алар 8-10 декабрь көннәрендә билбау көрәше буенча Түбән Камада узган Бөтенроссия ярышында алтын медальләр яуладылар. Регина белән Руслан икесе дә тагын бер мәртәбә спорт мастерлыгына кандидат нормаларын үтәделәр.Әлеге бәйгедә шулай ук Татар Мулла авылыннан Алия...