15 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Директорларны хөрмәтләделәр
Районыбызның мәктәп директорлары Николай Хвостов (Югары Колчурино), Анна Локтева (Хлебодаровка), Ирина Ферапонтова (Иске Тахтала), Фәнис Хаҗипов (Иске Чаллы) һәм Фәнүзә Нотфуллина (Югары Әлморза) район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Ун айда – 68 миллион сум
Районыбызда халыктан сөт җыюны оештыру һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм шулай булып кала. Агымдагы елның 10 аенда шәхси хуҗалыклар тарафыннан 5280 тонна сөт сатылды. Сөт тапшыручылар нәтиҗәдә 67 миллион 846 мең сум акча эшләп алды.
-
«Үз улларын олылый белгән халык хөрмәткә лаек»
12 ноябрьдә районыбыз зур кунаклар кабул итте. Әлки җиренә татар халкының танылган, олпат әдипләреннән торган иҗат төркеме - Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Рәмис Аймәт, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Фоат...