20 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол турниры
Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалист Ирек Сөләйманов истәлегенә районда волейбол турниры үткәрелә. Якташыбыз истәлегенә узачак волейбол ярышларына республиканың төрле районнарыннан командалар килү көтелә. Турнир "Алинә" универсаль спорт залында 1 февральдә үтәчәк. Ярышлар сәгать тугызда башлана. Әлеге чарага сугышчын хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбыз, спорт сөюче җанатарлар чакырыла. Фото www.google.ru сайтыннан.
-
Салкында туңучылар бар
Борискино авылыннан аяк-куллары өшегән бер хатын-кызны район үзәк хастаханәсенә китерәләр. Әлеге хатын урамда егылып, каты суыкта ачык һавада яткан икән. Табиблар хәзер аның исәнлеге өчен көрәшәләр. Югары Матак авылында яшәүче ир-ат исә якмаган өендә йоклап нык өшегән. Ул да хастаханәдә дәвалана. Табиблар каты суыкларда җылы киенеп йөрергә, өлкән яшьтәгеләргә өйдән...
-
Әлкилеләр изге суда коенды
Үткән якшәмбедә һәм аңа каршы төндә районның байтак сулыкларында зур җанлылык хөкем сөрде. 19 гыйнварда бит православныйлар христиан календарендагы иң күренекле бәйрәмнәрнең берсе булган Крещениене билгеләп үтте. Бу көнне йөзгә якын кеше бәкеләрдә изгеләндерелгән суда коендылар. Базарлы Матак буасында хач формасында ясалган һәм коену өчен җиһазландырылган бәкедә суны изгеләндерү йоласын...
-
Район халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 736 мең сумга җиткән.
Район халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 736 мең сумга җиткән. Әлеге әҗәтләрнең төп өлеше - 567 мең сумы Базарлы Матак авылында яшәүчеләр өлешенә туры килә. Район үзәгендә су, урамнардагы электр уты, чүп-чар чыгарган өчен түләмәүчеләр бик күп. Кошки, Иске Чаллы, Иске Камка, Чиябаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен айныкын...