21 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Янгын сүндерүчеләргә медальләр
Намуслы хезмәтләре, вазыйфаларын бик яхшы башкарулары һәм гражданнар оборонасы өлкәсендә казанышлары өчен 105 нче янгын частеның бер төркем хезмәткәрләре Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Маршал Василий Чуйков" истәлекле медале белән бүләкләнде. Алар - янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов, каравыл начальнигы Рәмис Гобәйдуллин, отделение командиры Илдус Яруллин, янгын сүндерүче Наил Сөләйманов,...
-
Дәүләт киңәшчесеннән Рәхмәт хаты
Районның мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләр "Яңарыш"- Возрождение" фондын тулыландыруда актив катнашалар. Узган җомгада мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, кино учреждениесе директоры Фәргать Гайсин һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Татьяна Петухова Татарстан Президенты Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатына ия булдылар. Әлеге зур бүләк фондка акча күчергән мәдәният хезмәткәрләре өчен уртак.
-
Бер генә малай дөньяга килгән
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән. Фото www.roddom2-vlg.ru сайтыннан алынды.
-
“Кереп батты ап-ак карга машинам”…
Гыйнвар явым-төшемгә юмарт, көн аралаш диярлек кар ява, буранлый. Нәтиҗәдә авыл урамнарына, юлларга кар ята, көртләр барлыкка килә. Бу җәяүлеләр өчен дә уңайсыз, автомобиле булганнарны әйткән дә юк. Кышның бизәге ап-ак кар шулай итеп кайбер җирләрдә проблемага әйләнде. Көненә берничә тапкыр безнең редакциягә дә шул турыда шылтыратып зарланучылар табыла. Район...