14 февраль 2014 яңалыклары
-
Эш урыннары булдыралар, хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр
Юхмачы авыл җирлегендә 14 эшмәкәр уңышлы гына эшләп килә. Алар 27 кешене дә эшле иткәннәр. Шуның өстенә авылдашларына, социаль учреждениеләргә иганә ярдәме дә күрсәтәләр. Юхмачы икмәк пекарнясы хуҗасы Рәфис тә шундыйлардан: җирлек советының киңәйтелгән утырышында хәйриячелек белән шөгыльләнгәне өчен аңа рәхмәт әйттеләр һәм бүләк тә бирделәр. фото forbes.com сайтыннан
-
Илнарга хәрби комиссардан бүләк
Район балалар китапханәсендә "Алар Әфган сугышын үттеләр" дигән кичә үткәрелде. Ул совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышлап уздырылды. Кичәдә Базарлы Матак мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары катнашты. Урта Әлки мәктәбе укучысы Илнар Яруллинга кичәдә Татарстан Хәрби комиссариатының дипломы һәм истәлекле бүләге, район комиссариатының грамотасы тапшырылды. Шундай зур бүләкләр белән...
-
Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Хатын-кыз һәм сугыш" темасына багышланган кичә үткәрделәр
Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан оештырылды. Залда утыручы пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре сугыш турында ишетеп кенә белмиләр. Фашист Германиясе Советлар Союзына бәреп кергән көннәрнең, дүрт елга сузылган авыр сугыш елларының тере шаһитлары алар. Элекке тарих укытучысы Федор Казачкин Бөек Ватан сугышының ничек башлануы, Гитлерның Россияне...
-
Батыр хезмәтләрен тиешенчә бәялик
Вакыт бик тиз уза: әле кайчан гына хәрби бурычларын үтәп, илебезнең меңәрләгән батыр уллары ерак Әфган илендә сугышырга мәҗбүр иделәр. Инде бу сугыш тәмамланганга да чирек гасыр гомер үтеп киткән. Сугышчы интернационалистларны искә алу көне итеп 15 февральне атау һич очраклы түгел. Нәкъ шул көнне совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан...