29 март 2014 яңалыклары
-
29 март 2014 - 11:44“Алексеевскдорстрой” юллардагы тишек-тошыкны ямауга кереште24 мартта "Алексеевскдорстрой" эшчеләре район юлларындагы чокыр-чакорны ямауга керештеләр. Мастер Ленар Хәйретдинов җитәкләгән бригада 524 квадрат метрда ремонт ясаган һәм 62 тонна асфальт салырга өлгергән инде. Егетләр Алексеевск-Югары Колок юлында эшлиләр. Ремонт эшләре өчен асфальтны җәмгыятьнең асфальт-бетон заводы чыгара.
-
29 март 2014 - 09:43Бүген районның шәхси хуҗалыклары көн саен уртача 14 мең 469 килограмм сөт сатаБу былтырның шул чоры белән чагыштырганда 1341 килограммга күбрәк. Салман, Алпар, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә халыктан сөт җыю әйбәт оештырылган. фото newsfiber.com сайтыннан
-
29 март 2014 - 09:19Исереккә аклау юкРайон ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин белән район юллары буйлап рейдка кузгалдык. -Тикшерү, кисәтүләргә карамастан, юлларыбызда исерек шоферлар кимеми,-дип сүз башлады Рәис Сафин. -Күрәсең, 30 мең сум штраф һәм праваңнан колак кагу да куркытмый? -Үткән елның шушы чорында 23 райондашыбыз руль артына салмыш хәлдә утырып эләксә, быелның өч аенда инде...