22 май 2014 яңалыклары
-
22 май 2014 - 13:55Республикада АЗСлар тикшереләРеспубликада АЗСлардан җибәрелә торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара. Махсус комиссияләр ягулык салу станцияләрен алдан хәбәр итмичә генә килеп тикшерә. Станциядәге ягулыкның сыйфатын билгеләү белән бергә, андагы хезмәтләрдән файдаланган халыкның да фикерләрен сорашалар. Мәгълүм булганча, районыбыз территориясендә өч бензин, солярка салу станциясе һәм бер газ ягулыгы җибәрү пункты бар....
-
22 май 2014 - 11:53республикада “Игътибар балалар!” дигән исем астында айлык үткәреләУкучыларның җәйге каникулларында аларның юл һәлакәтләренә очрап имгәнүләрен яисә һәлак булуларын кисәтү максаты белән республикада "Игътибар балалар!" дигән исем астында айлык үткәрелә. Ул 19 майдан 19 июньгә чаклы дәвам итәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре кечкенә пассажирлар өчен машиналарда махсус кәнәфиләр бармы-юкмы икәнен тикшерәчәк, балалар учреждениеләренә барып, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләячәк, башка...
-
22 май 2014 - 09:50Басуларда чүп үләннәргә каршы көрәш бараРайоныбыз хуҗалыклары 22 майга чәчүне төгәлләде диярлек. Тагын 300 гектарда көнбагыш, 350 гектарда силос өчен кукуруз чәчәсе калды. Хәзер басуларда үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау, чүп үләннәргә каршы көрәшү чаралары, гербицидлар белән эшкәртү дәвам итә. Әлеге мөһим агрочараларны башкаруда 24 агрегат хезмәт куя.
-
22 май 2014 - 09:30Сабан туена ныклы әзерлек бара7 июньдә үтәсе район Сабан туена әзерлек эшләре тулы куәткә бара. "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янындагы бәйрәм үтәсе үзәнлектә күп кенә корылмалар алдагы еллардан сакланып калган иде. Бүген анда чистарту, буяу, төзекләндерү, өстәмә корылмалар булдыру эшләре бара. Соңгы берничә елда Сабантуйның ат чабышлары яңа төзелгән ипподромда уза. Анда да...