26 май 2014 яңалыклары
-
Иске Чаллы җирлеге рейтингта беренче
Район авыл җирлекләре башкарма комитетлары рейтингында Иске Чаллы җирлеге башкарма комитеты беренче урынга чыкты. Рейтинг индивидуаль сектордан сөт җыюны оештыру, гаилә фермалары төзү, социаль программалар буенча халыкка йортлар салдыру, төрле салымнар җыю, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүне тәэмин итү кебек юнәлешләр буенча исәпләнә. Рейтингның беренче бишлегенә Иске Кората, Иске Алпар,...
-
Үткән атнада дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән
Аварияләрдә ике кеше зыян күргән. Атна дәвамында район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 62 очрагын ачыклаганнар. Руль артына исерек хәлдә утырган ике кеше административ җаваплылыкка тартылган. фото auto.29.ru сайтыннан
-
“Рябинушка” вокаль ансамбле “Каравон” бәйрәмендә катнашты
Район мәдәният йортының "Рябинушка" вокаль ансамбле "Каравон" бәйрәмендә катнашты. Рус халкының милли бәйрәме "Каравон" һәр елдагыча Лаеш районының Никольское бистәсендә булды. Безнең "Рябинушка" ансамбле анда берничә рус халык җырын башкарды һәм диплом белән бүләкләнде. "Бәйрәм бик матур оештырылган иде, катнашучылар искиткеч күп булды. "Бурановские бабушки" ансамбле чыгышы күңелдә аеруча җылы...
-
Хәерле юл теләп чыңлады соңгы кыңгырау (+ФОТО)
24 май районыбыз мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Унбер сыйныфны тәмамлаучы 111 укучы өчен мәктәп кыңгыравы бу көнне соңгы тапкыр яңгырады. Базарлы Матак мәктәбен быел 26 егет һәм кыз тәмамлый (9 сыйныфны -57 укучы). Алар - ак альяпкычлы кызлар, килешле костюм-чалбарлы егетләр - бәйрәмнең иң түрендә. Дөрес, алда әле...
-
Мәдәният министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр
Район үзәк китапханәсе директоры урынбасары Нина Лазарева һәм китапханә хезмәткәре Любовь Тихонова Татарстан мәдәният министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Әлеге бүләккә алар китапханә системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм 27 майда билгеләп үтелгән Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан лаек булдылар. фото kmory.ru сайтыннан
-
Узган атнада 3 малай, 2 кыз дөньяга килгән
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада 3 малай, 2 кыз дөньяга килгән. Базарлы Матак авылында яшәүче Светлана Скворцова дүртенче баласын тапкан. фото ruskid.ruwww.ruskid.ru сайтыннан
-
Аз керемле гаиләләрдә үсүче 6 бала җәйне лагерьда ял итеп каршы ала
Аларны Чистай шәһәрендәге "Раздолье" лагеренда көтәләр. Балалар 21 көн буе сәламәтлекләрен ныгытачак, чөнки юллама шифаханә-курорт дәвасы бирүне күз алдында тота. фото www.vkobrine.by сайтыннан