29 май 2014 яңалыклары
-
29 май 2014 - 14:4820 июльдә Әлки районының авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәкфото www.ramlife.ru сайтыннан 20 июльдә районның авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәк. Әлеге җирле референдум Россия һәм Татарстан законнары нигезендә билгеләнгән. Референдумга урам суүткәргечләрен төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга халыкка үзара салым салу турындагы мәсьәлә чыгарыла. Базарлы Матак авыл җирлегендә исә район үзәгенең Имәнлек һәм Яшьләр урамнарындагы паркларны төзекләндерүгә үзара салым салу турында...
-
29 май 2014 - 12:355 июньдә халык тыңлаулары үткәрелә5 июньдә муниципаль район Уставы проекты буенча халык тыңлаулары үткәрелә. Әлеге чара район үзәгендә "Колос" кинотеатры бинасында була, сәгать 10 да башлана. Әлки муниципаль районы Уставы проекты, халыкның проектка карата тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм аның буенча фикер алышуда катнашу тәртибе районның рәсми сайтында (http://aikeevskiy.tatarstan.ru) урнаштырылган.
-
29 май 2014 - 12:03Чуаш Борнае мәктәбен танымассыз әлеРеспубликаның мәктәпләр ремонтлау программасына быел Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләре кертелгән иде. Бүген дәресләрдән тынып калган әлеге биналарда тулы куәткә ремонт эшләре җәелдерелгән. Чуаш Борнае мәктәбендә ремонтның барышы белән без дә танышып кайттык. Без бирегә килгәндә балалар мәктәп яны участогында мәш килә иде. Кайсы яшелчәләргә су су сибә, кайсы...
-
29 май 2014 - 11:2723 майдан республика урманнарына керү чикләнәфото 900igr.net сайтыннан Татарстан хөкүмәте карары белән 23 майдан республика урманнарында янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Бу чара урманнарда янгын куркынычының иң югары дәрәҗәгә җитүе белән бәйле. 21 көн дәвамында халыкның һәм транспорт чараларының урманнарга керүе чикләнә. Бу чорда урманнарда вакытлыча постлар булдырыла, өстәмә шлагбаумнар урнаштырыла. Авылларда, шәхси ярдәмче участокларда...
-
29 май 2014 - 07:53Сабантуй бәйрәме һәм Россия көне уңаеннан районда иминлекне саклау буенча өстәмә чаралар күреләСабантуй бәйрәме һәм Россия көне уңаеннан районда иминлекне саклау буенча өстәмә чаралар күрелә. Әлеге мәсьәлә террорлыкка каршы район комиссиясе утырышында каралды. Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре террорлык һәм экстремислык күренешләрен кисәтү эшен тагын да көчәйтә. Авыл кешеләренең дә бу көннәрдә аеруча сак һәм уяу...