30 май 2014 яңалыклары
-
Нәниләргә депутат уенчыклар бүләк иткән
Югары Әлморза балалар бакчасына Хәйруллинның Хәйрия фондыннан зур бүләк алып килгәннәр - нәниләргә уенчыклар бүләк иткәннәр. Малайлар күбрәк уенчык машиналарга, конструкторларга сөенсә, кызлар курчакларны сайлаша-бүлешә башлаганнар. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне алдыннан шундый бүләкләргә нәниләр бик сөенгәннәр, билгеле.
-
Базарлы Матактагы балалар иҗаты йортында кечкенәләр өчен бәйрәм үткәрелде (ФОТО)
Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Базарлы Матактагы балалар иҗаты йортында күңелле бәйрәм оештырылды. Анда катнашырга дип төрле авыллардан күп балалы гаиләләрдән кечкенә малайлар, кызлар килде. Бәйрәмгә инвалид балалар да чакырылган иде. Төсле шарлардан күп төрле сыннар ясалган сәхнәдә нәниләр клоуннар Ириска һәм Капаны күрделәр (район мәдәният йорты хезмәткәрләре Любовь Борисова,...
-
Әлки районы китапханәчеләре осталыкларын күрсәттеләр
фото www.xakac.info сайтыннан Бөтенроссия китапханәләр көнен район китапханәчеләре һөнәри осталык бәйгесе белән билгеләп үттеләр. Бәйгедә 8 китапханәче катнашты. Беренче урынга Карга авылы китапханәчесе, "Ел хатын-кызы" бәйгесендә катнашып та үзенең төрле яклап сәләтле икәнлеген күрсәткән Айсылу Кәримова лаек булды. Икенче-өченче урыннарны Алпардан Люзия Гарифуллина һәм Базарлы Матактан Зөһрә Галиуллина бүлеште. Тамашачыларга...
-
Республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды
фото donbass-info.com сайтыннан 20 майдан республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды. Ул 26 июнь - Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла. Төрле службаларның уртак көче белән үткәрелүче әлеге айлыкка прокуратура җитәкчелек итә. "Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати-профилактика айлыгы республикада инде икенче тапкыр уздырыла. Районыбызда әлеге акцияне үткәрү...
-
31 майдан 31 августка кадәр республикада "Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлегеңне кайтар" акциясе үткәрелә
Фото clan38.ru сайтыннан 31 майдан 31 августка кадәр республикада "Тәмәке тартуны ташла - сәламәтлегеңне кайтар" акциясе үткәрелә. Акциянең максаты - тәмәке тартуны ташлау юлы белән сәламәтлекне ныгыту, йөрәк-кан тамырлары чирләрен (артериаль гипертония, инсультлар, инфарктлар) кисәтү. Әлеге кампаниядә безнең район да катнаша. Тәмәке тартучы һәм бу яман гадәттән котылырга теләүче барлык...