11 июнь 2014 яңалыклары
-
14 июньдә Әхмәттә авыл көне узачак
фото karluk.ru сайтыннан 14 июньдә Әхмәттә авыл көне узачак. Якында һәм еракта яшәүче авылдашларыбызны Чирмешән елгасы буенда 11 сәгатьтә көтеп калабыз. Кичен 20 сәгатьтә авылыбыз, районыбызның сәхнә осталары чыгышын карап, күмәкләшеп җыр-биюләр (дискотека) белән бәйрәмне дәвам итәрбез. 13 июньдә Әхмәт авылы зиратын җыештыру буенча зур өмә оештырыла. Моторлы пычкы, чалгылар...
-
Сабантуйда авыл атлары шәп чапты
Сабан туе уза торган үзәнлек бер мәлгә бушап диярлек кала. Димәк, ат чабышы вакыты җиткән. Соңгы берничә елда ат чабышы махсус урында - халык утырып карау өчен трибунасы булган ипподромда үтә. Ат чабышын ярата башлау өчен Сабантуйда бары бер тапкыр булса да шунда килеп җан атарга гына кирәк. Мондагы мохит,...
-
Мәйданны көрәшчеләр кыздыра
Сабан туенда бездә көрәш ике көн дәвам итә. Беренче көнне яшүсмерләр үз араларында иң көчлеләрне ачыклыйлар. Алар бәйрәм көнне финалга чыккан батырларны көрәштерәләр. 6 июнь көнне яшьләрнең бил алышуы кичке Сабантуйның матур бер бизәге булды. Быел яшүсмерләр арасында 10 авырлык үлчәмендә 93 көрәшче катнашты. Кайбер үлчәмдә бил алышучылар дистәдән артып...
-
Наркотиклар куллану һәм таратуны кисәтү буенча чаралар үткәрелә
Районда наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында төрле юнәлешле чаралар үткәрелә. Аларга прокурор ярдәмчесе Булат Юсупов җитәкчелегендә анализ ясалды. Бу көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре яшьләр һәм үсмерләр өчен "наркотикларсыз тормыш" дигән тематик дискотекалар оештыралар. Мондый бию кичәләре Әхмәт, Түбән Кәчи, Борискино авылларында үткән. Чираттагылары Карга һәм Хурада яшьләре өчен оештырылачак. Авыл җирлекләре...
-
Сабан туе – халкыбызның йөзек кашы
-Сабан туена кайтыгыз! -Сабан туенда очрашырбыз! -Сабантуйларны күрергә насыйп булсын! Әнә шулай, ел буе әзерләнеп, сагынып көтеп ала безнең халык яраткан бәйрәмен. Үзе борынгы, үзе мәңге яшь, җыр-биюле, уен-ярышлы, мең төрле бизәкле ул хезмәт сөючән һәм кунакчыл татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән милли бәйрәме Сабантуй. Узган шимбәдә табигатьнең мондый бәйрәмнәр...
-
Әлки район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Карамалы авылы клубына өстәл теннисы алырга сертификат тапшырды
Сабантуй бәйрәмендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре - район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Карамалы авылы клубына өстәл теннисы алырга сертификат тапшырды. Мәгълүм булганча, 2014 илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге авыл клубларына зур бүләк ясый - спорт инвентарьлары тапшыра. Клублар бит үзенә күрә...