23 июнь 2014 яңалыклары
-
Атна дәвамында Әлки районы юлларында 2 авария теркәлгән
фото rusauto.net сайтыннан Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары автомобиль руле артына исерек килеш утырган 4 кешене тоткарлаганнар. Алар шулай ук штрафларын вакытында түләмәгән өчен 5 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Атна дәвамында юлларыбызда 2 авария теркәлгән.
-
Үткән атнада законсыз корал саклау белән бәйле 2 җинаять ачылган
фото nepropadu.ya.ru сайтыннан Үткән атна дәвамында эчке эшләр бүлегенең кизү частенә 38 мөрәҗәгать һәм гариза кергән. Атна эчендә законсыз корал саклау белән бәйле 2 җинаять ачылган. 16 июньдә Базарлы Матактагы "ЗДоровый мир" аптека-кибетнең витринасын ватып кереп, билгесез затлар 7000 сумлык товар урлап чыкканнар. Полиция хезмәткәрләре каракларны "кайнар эздән" барып тапканнар.
-
Түбән Колчурино авылында күмәк халык яши
Түбән Колчурино авылында күмәк халык яши, көнкүрештә килеп туган мәсьәләләрне алар бергәләп хәл итәргә тырыша. Авылдагы чишмәләрне төзекләндерүдә дә шулай. Әйтик, чиркәү янындагы тәмле сулы чишмәне чистартып, Моисей атакай тырышлыгы белән кайтарылган каен бүрәнәләреннән бура бурап төшергәннәр, капкач ясап куйганнар. Авылдагы тагын бер чишмәне Валерий Варламов төзекләндергән. Хәзер авыл халкы...
-
Базарлы Матакның үзәк мәйданында Хәтер көненә багышланган митинг булып үтте (ФОТО)
22 июнь - халкыбыз хәтереннән мәңге җуелмаячак көн. Моннан 73 ел элек тә якшәмбегә туры килгән ул. Матур булып аткан таңның тынычлыгын бозып, зәңгәр күктән шәһәр-авыллар өстенә бомбалар ява башлый, илгә Германия гаскәрләре бәреп керә. Совет халкының Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. Якшәмбедә Базарлы Матакның үзәк мәйданында Хәтер...