26 июнь 2014 яңалыклары
-
Түбән Әлки мәктәбен каршындагы җәйге лагерьда 20 бала ял итте
Түбән Әлки мәктәбен каршындагы җәйге лагерьда 20 бала ял итте. ТӘрбиячеләр Гүзәлия Гобәйдуллина, Гөлназ Сәлахова 1-4 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч уеннар белән тулы ял оештырдылар. Күп балалы гаиләләр (мәсәлән, Фирдүс Хәмидуллин, Альберт Гобәйдуллин, Рифат Сабиров һәм башкалар шундый зур гаиләләрдә үсүче малайлар) лагерьгә юллама алганда өстенлекләрдән файдаланганнар. Лагерьда ял...
-
Район хуҗалыклары басуларында корткычларга каршы көрәшәләр
Район хуҗалыклары басуларында чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау, чүп үләнәре белән көрәш чаралары үткәрелә. Барлыгы 48 мең гектар мәйдан чүп үләннәргә, 6,7 мең гектар корткычларга һәм 20,3 мең гектар мәйдан төрле авыруларга каршы химикатлар белән эшкәртелгән.
-
«Әлки урман» учреждениесе эшчеләре быел зур эш күләме белән тәэмин ителгән
фото www.theglobeandmail.com сайтыннан «Әлки урман» учреждениесе эшчеләре быел зур эш күләме белән тәэмин ителгән. Учреждение Алабугадагы «Кастамону Интегрейтед Индастри» мебель ясау компаниясе өчен 20 мең кубометр агач озату турында килешкән. Базарлы Матак, Кара елга, Юхмачы, Чуаш Кичүе урманчылыкларыннан Алабугага көндә нарат, имән, усак. каен бүрәнәләре төягән машиналар китә. Бу «Әлки...
-
"Чаллы” терлеклек комплексындагы утарга тәүлегенә 500–600 тонна яшел масса кайта
Җәй - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен киеренке эш вакыты. Басу-кырларда агрочараларны үзвакытында, сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк. Шуның өстенә июнь ае - терлек азыгы хәзерләүнең иң киеренке чоры. 26 июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда 943 тонна печән, 32500 тонна сенаж хәзерләргә өлгергәннәр инде. -Кызу һәм коры май ае зур борчуга салган...
-
Россия Саклану министрлыгының интернеттан рәсми сайтында “Халык батырлыгы” (“Подвиг народа”) дигән портал эшли башлаган
фото www.advertology.ru сайтыннан Россия Саклану министрлыгының интернеттан рәсми сайтында "Халык батырлыгы" ("Подвиг народа") дигән портал эшли башлаган. Анда Бөек Ватан сугышы елларында солдат һәм офицерларны орден-медальләр белән бүләкләү турындагы указлар, документлар урнаштырылган. Бу порталда сугыш вакытында бүләкләүгә тәкъдим ителгән, әмма бүләген теге я бу сәбәп буенча ала алмый калган кешеләр...
-
Үткән атна эчендә юлларда кагыйдә бозучы әлкилеләргә карата 116 административ беркетмә төзелгән
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары үткән атна эчендә юлларда кагыйдәләр бозучыларга карата 116 административ беркетмә төзегәннәр. Алар арасында 6 мотоциклчы бар, шуларның өчесе - балигъ булмаганнар. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләр саны гамәлдә тагын да күбрәк бугай, чөнки фото-видеокүзәтү приборлары тарафыннан 630 административ хокук бозуны теркәгән.