7 июль 2014 яңалыклары
-
“02” хәбәр итә
Түбән Биктимер авылындагы кеше яшәми торган йортка кереп, җылыту казанының электрон датчигын һәм башка вак-төякне урлап чыкканнар. Нәтиҗәдә хуҗаларга 3 мең сумлык зыян китерелгән. Каракның кем булуы билгесез, тикшерү алып барыла. 3 июльдә Базарлы Матак-Иске Кората арасындагы олы юлда автомобиль һәлакәте була. Анда Базарлы Матакта яшәүче 54 яшьлек ир-атның гомере...
-
“Яшь имәннәр” сәламәтләндерү лагерында балалар иминлеген саклау мәсьәләсе тикшерелде
Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагерында балалар иминлеген саклау мәсьәләсе тикшерелде. Директоры Фәнзил Сираев лагерьда куркынычсызлык чараларының, саклык кагыйдәләренең төгәл үтәлүе хакында сөйләде. Район мәчетләренә йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү турында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыгановның мәгълүматы тыңланды. Рамазан аенда мәчетләргә кешеләр күбрәк килә. Моны истә тотып,...
-
Ташбилге авылыннан Зәйдуллиннар нәселендә 49 кеше бар бүген
Ташбилге авылында зур һәм тату гаилә яши. Бу гаиләдә олыларны хөрмәтлиләр, кадерлиләр, ә балаларны яратып тәрбиялиләр, мөстәкыйль тормышка әзерлиләр. Сүзем Ташбилге авылыннан Зәйдуллиннар гаиләсе турында. Кырык тугыз туган Бу йортка мин дулкынлану хисе белән аяк бастым. Бәйрәм көн, аналарны олылау көне иде ул. Әниләре Минзәлифә әбине котларга дип балалары килгән,...
-
Нигә савым аппараты һаман юк
фото tonysheridan.com сайтыннан "Район газетасында өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга бушлай саву аппараты бирелә дип укыдым. Мин 7 сыер асрыйм, көн дә хәзерләүчеләргә сөт тапшырам. Саву аппараты безгә бик кирәк. Әйтегез әле, аны алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Марат". Газетабыз сайтында бирелгән әлеге сорауга җавапны без авыл хуҗалыгы һәм...
-
Әлкилеләргә 16768 данә газета-журналлар килеп торачак
фото community.livejournal.com сайтыннан Елның икенче яртысы башланып, укучыларыбызга вакытлы матбугат килә башлады инде. Әлкилеләр барлыгы 16768 газета-журналга язылдылар. Район газетасын 6510 гаилә алдырачак, шуның 3344е - "Әлки хәбәрләре", 3166сы - "Алькеевские вести". "Республика Татарстан"га 779, "Ватаным Татарстан"га 705, "Татарстан" журналына 147 подписка рәсмиләштерелгән. Әлкилеләр тагын 32 данә "Аргуметны и факты",...
-
Җил-давылдан зыян күрүчеләр бар
4 июльдә район аша үткән җилле яңгырлар шактый зыян салыпр киттеләр. Көчле җил кайбер өйләрнең түбәләрен актарып ташлаган, агачларны аударган. Бу турындагы хәбәрләрнең кайберләре "Росгосстрах" агентларына килеп тә ирешкән инде. Алар хуҗалар күргән зыян турында мәгълүмат җыялар.