Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көненә багышлап, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләрендә патронатта торучы гаиләләр балалары өчен бәйрәм үткәргәннәр.
Малайлар һәм кызлар төрле конкурсларда катнашканнар, викторина сорауларына җавап биреп, тапкырлыкларын күрсәткәннәр, "Бәхет - мин яшәгән гаилә ул" дигән әңгәмәне тыңлаганнар. Оештыручылар ахырдан балаларга баллы-татлы бүләкләр таратканнар.
фото rimina.ru/post...