12 июль 2014 яңалыклары
-
Яфрак һәм дару үләннәре себеркеләре хәзерләү бурычы куелган иде
Район оешмалары һәм учреждениеләре коллективларына, авыл җирлекләренә 54745 пар яфрак һәм дару үләннәре себеркеләре хәзерләү бурычы куелган иде. Планның бүгенгә бары 68 проценты гына үтәлде. Мондый витаминлы азык кышкы айларда бозаулар өчен алыштыргысыз булачак. "Кызыл Шәрык-Агро" терлекчелек комплексларында, гаилә фермаларында, крестьян фермер хуҗалыкларында аны бик теләп кулланалар. Яфрак азык хәзерләү...
-
“Хузангай” кооперативы уракка төште
Районда беренчеләрдән булып "Хузангай" кооперативы игенчеләре урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Хуҗалык кырларында 7 "МакДон" комбайны көзге бодайны теземнәргә сала. Игенчеләр әтырышлыгы белән 360 гектарда эш башкарылган инде.
-
“Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре гаиләләр балалары өчен бәйрәм үткәргәннәр
Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көненә багышлап, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләрендә патронатта торучы гаиләләр балалары өчен бәйрәм үткәргәннәр. Малайлар һәм кызлар төрле конкурсларда катнашканнар, викторина сорауларына җавап биреп, тапкырлыкларын күрсәткәннәр, "Бәхет - мин яшәгән гаилә ул" дигән әңгәмәне тыңлаганнар. Оештыручылар ахырдан балаларга баллы-татлы бүләкләр таратканнар. фото rimina.ru/post...
-
20 июль –Әлки районында бердәм референдум көне
20 июль - районда бердәм референдум көне Һәр әлкиле анда катнашып, авыл тормышындагы мәсьәләләрне бергәләп хәл итү хакында үз фикерен белдерсен. фото police-club.ru сайтыннан