14 июль 2014 яңалыклары
-
Базарлы Матакта күптән түгел ачылган “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләрне көтә
Базарлы Матакта күптән түгел ачылган "Салават күпере" балалар бакчасында әлегә бер генә төркем эшли. Биредә исемлек буенча 16 бала тәрбияләнә. -Безнең бакча 80 балага исәпләнгән, тора-бара егермешәр балалы дүрт төркем булырга тиеш, ди "Салават күпере" мөдире Миләүшә Фәхриева. Авылның урман-кырлар исе аңкып торган саф һавалы, аулак почмагында, элеккеге төзелеш оешмасы...
-
Укытучылар “Россиянең алтын балдагы” маршруты буенча теплоходта ял иткәннәр
Фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты юлламалар алып, 11 укытучы һәм мәктәп директорын "Россиянең алтын балдагы" маршруты буенча теплоходта ял иттергән. Сәяхәтчеләр Казаннан Кострамага кадәр барып җиткәннәр, илебезнең борынгы шәһәрләрен күреп, аларның үткәне һәм бүгенгесе белән танышканнар. Мәгариф хезмәткәрләре шулай ук "Крутушка", "Жемчужина", "Лучезарный", Азнакай шифаханәләрендә ял итеп, сәламәтлекләрен...
-
Җомга һәм якшәмбе көннәрендә Әлки районында ике җирдә ут чыккан
Җомга һәм якшәмбе көннәрендә Базарлы Матакның Көнчыгыш урамында, Әхмәт авылында мунча һәм гаражда янгын чыга. Сәбәпләре электр җиһазларының дөрес монтажланмаган булуы, Эретеп ябыштыру эшләрендә җитешсезлекләр. Хуҗалар бәхетенә ике очракта да янгын тиз арад сүндерелә, биналарны саклап калалар. фото sport.tatar-inform.ru сайтыннан
-
Базарлы Матактан Салахова Айзиләнең улы – гаиләдә өченче бала
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз һәм бер малай дөньяга килгән. Базарлы Матактан Салахова Айзиләнең улы - гаиләдә өченче бала. Ә Шиһапова Миләүшәнең кызы - беренче сабый.