18 июль 2014 яңалыклары
-
Пенсия тупланмаларын формалаштыру өлешендә иминиятләштерүчене сайлау тәртибе үзгәртелде
Быелдан башлап мәҗбүри пенсия иминиятенең пенсия тупланмаларын формалаштыру өлешендә иминиятләштерүчене сайлау тәртибе үзгәртелде. Һәркем үз теләге белән мәҗбүри пенсия иминияте буенча страховкалаучы сыйфатында я Россия Федерациясе Пенсия фондын, я дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлый ала. Әгәр үзегезнең пенсия тупланмаларыгыз белән идарә итү өчен шәхси компанияне сайлыйсыз икән, РФ Пенсия фонды...
-
Любаның курчаклары сөйкемле, аларның һәркайсының үз холкы бар
Ял сәгатьләрен, буш вакытларын төрле шөгыльләргә багышлаган кешеләр күп арабызда. Алар вакытны бушка үткәрми, ә бәлки күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнеп, бик матур әйберләр иҗат итәләр. Яковлева Люба - Иске Тахтала авылы кызы. Аңа 13 яшь. Мәктәптә тырышып уку белән бергә кыз авыл клубы каршында оешкан "Остакул" берләшмәсенә йөри...
-
"Хузангай" кооперативы кырларыннан халыкка бушлай салам җибәрелә
Хуҗалык җитәкчеләре игеннәре суктырып алынган басулардан район халкына чикләнмәгән күләмдә салам алу мөмкинлеген хәбәр итәләр. Салам теземнәрдә. Бу басуларны тиз арада саламнан чистартып, туфрак эшкәртүгә керешергә кирәк. Шуңа күрә, әгәр салам кирәксә, "Хузангай" кооперативына ашыгыгыз.
-
Халык социаль проектлары республика конкурсы тәмамланды
Безнең районнан тәкъдим ителгән "Геройлар паркы" проекты лауреатлар исемлегендә! Конкурс шарты буенча әлеге проектны тормышка ашыру өчен районга 580 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Проект турында тулырак итеп "Әлки хәбәрләре" газетасының киләсе санында сөйләрбез.
-
Элеккеге укучылары Түбән Әлки мәктәбенә матди ярдәм күрсәтеп торалар
"Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Хәмитов Фәнис мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында асралучы терлекләргә, каз һәм бройлер чебиләргә ашату өчен печән, бөртек фуражы кирәккәндә беркайчан бормый. Шулай ук кирәк чакта акча белән дә булыша. Авыл эшмәкәрләре Шәйхетдинов Дамир белән Альберт һәр бәйрәм, һәр чара уздыру чыгымнарын күтәрешәләр. Алар төзекләндерү эшләрендә, йөк алып кайтырга...