21 июльдән районда "Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү" айлыгы башланды.
Бу чорда эш урыннарында хәвефсезлек мәсьәләләре аеруча күз уңында булачак. Төп игътибар техниканың төзеклегенә, комбайннарда, башка машиналарда аптечкалар һәм ут сүндерү җайланмалары булдыруга юнәлдерелә. Шулай ук урып-җыюда катнашучы эшчеләр белән чираттан тыш инструктаж үткәрү, аларны махсус...