4 август 2014 яңалыклары
-
4 август 2014 - 15:21Гаиләләләрендә беренче балаларҮткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде. Алар икесе дә гаиләдә беренче балалар.
-
4 август 2014 - 13:15Август аеннан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачакАвгуст аеннан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачак. Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә, районыбыздагы 1155 кеше югарырак пенсия ала башлаячак. Аларның пенсияләре уртача 140 сум 88 тиенгә арата. Акчаның күпмегә артуы эшләүче пенсионерның хезмәт хакына һәм яшенә бәйле. Кеше лаеклы ялда озаграк вакыт булган саен, аның пенсиясенә өстәмә дә зуррак...
-
4 август 2014 - 12:09Әлки районы укытучыларының август киңәшмәләре башланаКиләсе атнада район укытучыларының август киңәшмәләре башлана. 12 августта педагоглар секция утырышларында эшли башлаячак. Ә пленар утырыш 21 агустка билгеләнгән. Республика педсоветы исә бу атнада ук эшкә тотына. 8 августта мәктәпкәчә белем учреждениеләре белгечләре Сабада киңәшмәгә җыелып тәҗрибә уртаклашачак.
-
4 август 2014 - 11:07“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт алды1 августта старт алган "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә райондашларыбыз актив кушылды. Район социаль яклау бүлегенә оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар өчен байтак мәктәп букчалары һәм уку кирәк-яраклары китерделәр инде. Игелекле райондашларыбызның бу ярдәме балаларын мәктәпкә әзерләүче гаиләләргә бик тә ярап куячак. Баланы мәктәпкә җыю бит шактый кыйммәткә...
-
4 август 2014 - 04:36Район үзәк хастаханәсенә кайткан яңа медицина җиһазлары нинди чирләрне ачыкларга мөмкинлек бирәСоңгы елларда халыкка медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча аеруча күп эшләнә. Медицина учреждениеләре ремонтлана, яңалары төзелә, заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Район үзәк хастаханәсенә кайткан яңа медицина җиһазлары хакында баш табиб Светлана Одушкина белән сөйләшәбез. -Үзәк хастаханәнең терапия корпусында капиталь ремонт ясалганнан соң без йөрәк-кан тамырлары авыруларына сыйфатлы һәм төгәл...
-
4 август 2014 - 04:29Әлки районында республикакүләм әһәмияткә ия берничә һәйкәл барТарихи-мәдәни мирасны саклауга республикада менә берничә ел инде дәүләт югарылыгында игътибар бирелә. Ә соңгы вакытта шәһәрләрдәге тарихи биналарны, корылмаларны гына түгел, авыл җирендәгеләрен дә сакларга кирәклеге турында сөйли башладылар. Район башкарма комитеты утырышының көн тәртибенә исә Әлки җирендәге тарих, архитектура һәм археология һәйкәлләренең торышы турында сүз барды. Башкарма комитетның мәдәният...