Урак башыннан бирле Әлки районы буенча 43154 тонна бөртеклеләр суктырып алынган
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, урак башыннан бирле район буенча 43154 тонна бөртеклеләр суктырып алынган. Иген кырларында бүген 82 кыр корабы хезмәт куя.
Быелгы уракта комбайнчылар ярышын "Көньяк Әлки" филиалы комбайнчылары Азат Әхмәтов, Евгений Арнаков, Җәүдәт Хисмәтов әйдәп бара. Урак башыннан бирле әлеге тәҗрибәле механизаторлар тырышлыгы белән 4155 тонна бөртек суктырылды.