18 август 2014 яңалыклары
-
Билбау көрәшендә осталык күрсәттеләр
Билбау көрәше буенча Татарстан чемпионатында спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар 14-17 август көннәрендә Теләчедә узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Радмила Зәйнетдинова һәм Рәзинә Нуретдинова үз авырлыкларында дүртенче урынны яуладылар. Рәмзис Сәлахов үз авырлыгында икенче урынга, Рәмис Миндубаев өченче урынга чыкты. фото universiada.at-consulting.ru сайтыннан
-
Хәйруллинның Хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар һәм спорт киемнәре бүләк итте
Хәйруллинның Хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар һәм спорт киемнәре бүләк итте. Быел 500 дән артык малай һәм кыз фондның әлеге күчтәнәчләрен кабул итеп алды. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика акциясендә Хәйруллин Хәйрия фонды 2008 елдан бирле катнаша. Бу вакыт эчендә 3 меңләп балага мәктәп...