21 август 2014 яңалыклары
-
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Роберт Рәшит улы Гадиев билгеләнде
Әсхәт Минзыятдин улы Сәгъдиев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфасыннан үз теләге белән китте. Хезмәт эшчәнлеген башлаганнан бирле районыбызда намус белән хезмәт куйган, 12 ел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән җитәкчелек иткән Әсхәт Минзыятдин улына җитәкчеләр, коллегалары, кул астында эшләүчеләр рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр әйттеләр. Әсхәт Сәгъдиевка...
-
Азат Әхмәтов Әлки районы комбайнчылары арасындагы ярышта лидер
"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы комбайнчысы Азат Әхмәтов бүген район комбайнчылары арасындагы ярышта лидер. Ул урып-җыю башыннан бирле үзенең "Лексион-570" комбайны белән 2150 тонна иген суктырды. Азатның соңгы биш елда алдынгылыкны биргәне юк - ул район комбайнчылары ярышын әйдәп бара. Республика көнен Азат басуда комбайн штурвалы артында каршыларга җыена. Дөрес,...
-
2013 ел өчен милек салымнары быелның 5 ноябреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш
2013 ел өчен милек салымнары (җир, мөлкәт, транспорт) быелның 5 ноябреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Салым службасы әлкилеләргә шул хакта искәртә. фото www.rosned.info сайтыннан
-
Ярминкәгә Яңа Салман мәктәбе йомырка, ә Югары Колчурино мәктәбе бер автомобиль багажнигы бал төяп килгән
Бүген район укытучылары август киңәшмәләренең пленар утырышы булды. Соңгы еллардагы күркәм традиция буенча, район үзәгендә мәктәп яны участокларында үстерелгән һәм җитештерелгән көзге нигъмәтләрдән ярминкә оештырылды. Быелгы мәктәп ярминкәсе товарларның төрлелеге, муллыгы һәм сатып алучылар өчен кулай бәядән булуы белән халыкны аеруча сөендерде. Хәзер инде күпләр мәктәпләрнең район үзәгенә килеп сәүдә...
-
28 августта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында Республика көнен бәйрәм итәбез
28 августта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары оештырыла. Бәйрәмдә танылган артистлар катнашында концерт булачак, сәүдә нокталары, батутлар эшләячәк. Шулай ук районның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы, чәчәкләр, яшелчәләр бәйгесе үткәрү дә күздә тотыла. Бәйрәм чаралары 18.00 сәгатьтә башлана. фото www.prazdnik-az.ru сайтыннан