25 август 2014 яңалыклары
-
Нурия Фәракшина һәм Ләйсән Хәсәнова республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә купьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Н.Дәүли исемендәге гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Фәракшина һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәсәнова республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Әлеге бүләкләр укытучыларның август киңәшмәсе пленар утырышында тапшырылды.
-
Болгар хәзер бөтен дөнья хәзинәсе
Узган атнада районыбыздан зур делегация Болгарда әлеге музей-тыюлыкның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан үткәрелгән тантанада булды. Бүген Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән 27 объект исәпләнә. Шуларның икесе - Татарстан җирлегендә. Моннан дистә еллар элек Казан Кремле Бөтендөнья мирасына кергән булса, бүген Болгар да шулар исемлегендә. ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Татарстан...
-
Әлки районы басуларында игенчеләребез яңа уңышның соңгы гектарларында ашлык суктыра
Район басуларында игенчеләребез яңа уңышның соңгы гектарларында ашлык суктыра. 25 августка бөртеклеләрнең 93 проценты җыеп алынды. Урак башланганнан бирле 68 мең 797 тонна яңа ашлык ындыр табакларына озатылды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 22,7 центнер тәшкил итә. Елына күрә көзге бодайның чыгышы аеруча әйбәт - гектарга уртача 24,6 центнер. "Хузангай" кооперативында...
-
Салынган штрафны вакытында түләмәүнең 90 очрагы ачыкланган
Районда быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәүнең 90 очрагы ачыкланган. ЮХИДИ бүлегендә әлеге бурычлыларга карата янә административ беркетмәләр төзелеп, эшләре җәмәгать судына җибәрелде. Штрафларын тиешле срокта түләмәүчеләрнең 31е суд карары белән кабат штрафка тартылды, 49 ы административ арестка дучар ителде. Калганнарының эшләре әлегә судта карала. 19...
-
Бер кыз дөньяга килгән
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килгән.