27 август 2014 яңалыклары
-
Мәктәп сөт сата
Хлебодаровка урта мәктәбенең ярдәмче хуҗалыгыннан ай саен 14-16 мең сумлык сөт саталар. Биредә өч савым сыеры, үгез, ике бозау асрала. 15 оя умарталары, 50 тавыклары, 80 үрдәкләре бар. Мәктәпнең бакчасы да бик зур. 3 гектарда бәрәңге, 50 сутый суган, 2 мең төпкә якын кәбестә, 800 төп помидор, әллә никадәр кишер,...
-
Районда “Мәк-2014” профилактик операциясенең икенче этабы бара
Әлеге акция бөтен Россия күләмендә үткәрелә. Операциянең беренче этабында районыбызда күләмле эш башкарылды. Кыргый киндер үсүнең 7 очрагы ачыкланды. Әлеге үсентеләр тулысынча юк ителде. Наркотик үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнгән бер кешегә карата җинаять эше кузгатылды. Әгәр сез үлән төрендәге наркотик матдәләрне законсыз саклау, сату яисә куллану фактлары хакында беләсез икән,...
-
Депутатлыкка кандидатларның керемнәре һәм мөлкәтләре
44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның керемнәре һәм мөлкәтләре турында мәгълүматлар: Вәлиев Фоат Вәли улы Керемнәренең гомуми суммасы: 22852429 сум. Җир участоклары: 3480 кв.м. (гомуми өлеш милке, хокуктагы өлеше 1/3)- Алексеевск районында; 1714 кв.м. - Алексеевск районында. Йортлары: 361,5 кв.м. (өлеш...
-
Район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды
Террорга каршы район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды. 1 сентябрь - Белем көне, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ә ун ел элек шушы көнне Бесланда террорчылар коточкыч фаҗига оештырдылар. Ул җан өшеткеч вакыйганы онытырлык түгел. Мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын...
-
Әнәс һәм Сания Яруллиннарның районыбыз өчен башкарган хезмәтләре хакында байтак сөйләргә була
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итү була. Әлеге тантанага республиканың шәһәр һәм районнарыннан 53 гаилә чакырылган. Алар арасында безнең район вәкилләре - Әнәс һәм Сания Яруллиннар да бар. Бу гаилә әлкилеләргә яхшы таныш. Гаилә башлыгы Әнәс Яруллин...