30 август 2014 яңалыклары
-
Борискино мәктәбе укучысы Алена Самарина кросста зур уңышка иреште
Республиканың иң көчле чаңгычылары арасында үткәрелгән кросста Борискино мәктәбе укучысы Алена Самарина зур уңышка иреште. Ул 3000 метрга йөгерүдә 56 катнашучы арасында өченче урынны яулады. Кызны ярышларга ДЮСШ тренеры Виктор Сидоров әзерләде. фото www.club-hr.com сайтыннан
-
Татарстанда яшәү сезгә рәхәтме?
Елена Ензаева, социаль хезмәт күрсәтү шәфкать туташы, Чуаш Борнае авылы: -Бик рәхәт. Иң мөһиме, республика халкы дус-тату һәм бердәм көн күрә. Ә бит нинди генә милләт вәкилләре яшәми Татарстанда. Ерак барасы да юк, менә безнең Татар һәм Чуаш Борнае кешеләре элек-электән әйбәт күршеләр булып, туганнарча тату гомер итәләр. Ике авыл...
-
Надир Зиннәтуллин Карга авылында иң хөрмәтле кешеләрнең берсе
Карга авылында туып-үсеп, шунда озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган Надир Зиннәтуллин бүгенге тормышыннан бик канәгать. "Аллага шөкер, муллыкта яшибез. Тырыш кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар",-ди ул. Надир Зиннәтуллин 1939 елда туа. Алар гаиләдә 7 бала тормышның ачысын да, төчесен дә бергә татып үсәләр. Тормыш арбасына да иртә җигелә ул. 5...