12 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Икенче урак башланды
"Юхмачы", "Борискино", "Салман" һәм "Чаллы" отрядларында көнбагыш суктыра башладылар. Әлегә 300 гектарда гына эш башкарылды. Гектардан уртача 10 центнер көнбагыш алына.
-
Күңелеңә ятканын сайла
"Алинә" универсаль спорт залы әлкилеләрне төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә чакыра. Биредә каратэ, волейбол, өстәл теннисы, спорт акробатикасы, мини-футбол, милли көрәш, билбау көрәше һәм башка спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Тренажерлар залында үз көчләрен арттырырга теләүчеләргә дә аның ишекләре ел әйләнәсе ачык. Студентларга, пенсионерларга, инвалидларга ул бушлай.
-
Һәркем уяу булсын иде
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сайлауны имин үткәрү өчен барлык әзерлек чараларын күрделәр. Тавыш бирү узасы биналарда хокук саклау хезмәткәрләре кизү торачак. Шул ук вакытта район халкының да хәвефсезлек таләпләрен үтәве, уяу, игътибарлы булуы сорала. Әгәр сез шартлаткычка охшаган шикле әйберләргә тап буласыз икән, бу хакта кичекмәстән 20-1-02 номеры буенча...