15 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Әлкилеләр “Бердәм Россия”не яклап тавыш бирде
14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлау районыбызда зур оешканлык һәм халыкның югары активлыгы белән үтте. Әлкилеләрнең 99,62 проценты тавыш бирүдә катнашты. "Бердәм Россия" партиясе өчен барлык сайлаучыларның 98,73 проценты тавыш бирде. "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидат, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевка исә әлкилеләрнең 99,66 проценты өстенлек бирде. Калган партияләр...
-
Истәлекләр туплана
Татар милли музее хезмәткәрләре безнең районга килеп Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы мәгълүматлар туплаганнар. Алар сугыш ветераннары белән очрашып, алар сөйләгән истәлекләрне видеога яздырып алганнар, мәктәп музейларында, С.Лисенков исемендәге музейда булганнар. Казан тарихчыларына район музее хезмәткәрләре ярдәм иткән. Тупланган материаллар Бөек Ватан сугышына виртуаль музейда урын алачак.