16 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Син хезмәткә һәм саклануга әзерме?
Һәр яңалык - күптән онытылган иске нәрсә ул, дигәннең дөреслеген тормыш гел раслап тора. Шундый "иске" яңалыкларның берсе - россиялеләрне физкультура белән күбрәк шөгыльләндереп, ГТО нормативларын тапшырта башлау. Мондый тәкъдим иң өстәге хакимияттән ишетелде: быелның март аенда ил Президентының " Бөтенроссия "Хезмәткә һәм саклануга әзер" (ГТО) физкультура-спорт комплексы турында" указы...
-
Депутатлар чакырыла
19 сентябрьдә район хакимиятенең актлар залында муниципаль район советының чираттагы утырышы була. Анда районның 2014 ел бюджеты үтәлеше һәм башка мәсьәләләр каралачак. Утырышка район советы депутатлары чакырыла. Җыелыш 10 сәгатьтә башлана.
-
Балаларга салымнар турында
Район мәктәпләрендә салым хезмәте белгечләре укучылар алдында чыгыш ясады. Алар балаларга салым системасының төп юнәлешләре турында аңлаттылар һәм салым органнарының электрон хезмәтләре хакында сөйләделәр. Әлеге дәресләр «Уку йортларында финанс белемнәре көннәре» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелде.
-
Төзүчеләр бүләкләнде
"Строитель и К" оешмасы баш инженеры Әнәс Вәлиуллин, ташчылар Петр Бухаров һәм Алексей Скворцов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. "Татарстан Хөкүмәте исеменнән Сезгә күпьеллык намуслы хезмәтегез һәм республиканың төзелеш комплексы үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Бу тармакта эшләү дәверендә Сез үзегезне җаваплы, максатчан, үз эшен...
-
Өлкәннәребез җырга оста
Өлкәннәр һәм пенсионерлар "Балкыш-Сияние" республика фестиваленең зона турында районыбыз ансамбльләре уңышлы чыгыш ясады. Әләге чара 12 сентябрьдә Алексеевскида узды. Район мәдәният йорты каршында оешкан "Сударушка", Сихтермә-Хузангай авылы клубының "Инча" ансамбльләре һәм Демидовкадан фольклор ансамбле, фестивальдә чыгыш ясап, лауреат исеме алдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.