Көнбагыш суктыралар
Район игенчеләре көнбагыш урагына төште. Бездә көнбагыш бөртек өчен 18 мең 790 гектарда игелде. Бүген шул мәйданның 1675 гектардан артыгы суктырылды. Һәр гектардан уртача 14,3 центнер уңыш чыга.
"Көнчыгыш Әлки" филиалы басуларында да көнбагыш суктыру уңышлы гына бара. Без "Чаллы" отрядында булганда Бибай Чаллы авылы янындагы кырларда өч "Мега" һәм...