Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарына район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлау юллады.
"Корбан гаете - бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Ул динебезгә хас булган кешелеклелек, пакьлек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны символлаштыра, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен яңарта. Ислам бит тынычлык, татулык кебек принципларны алга сөрүче...