8 октябрь 2014 яңалыклары
-
Интернатта тәрбияләнүчеләрне гает белән тәбрикләделәр
Корбан бәйрәмендә дә интернатка игътибар бик зур булды. Гает иртәсендә Түбән Әлморза авылы мулласы бирегә килеп дога укыды, өлкәннәрне изге бәйрәм белән котлады. Аннан соң корбанга сарык чалып, аш-су әзерләделәр, өлкәннәрне мул ризыклы бәйрәм өстәленә чакырдылар. Бу көнне бик күп райондашларыбыз интернатка корбан ите, җиләк-җимеш, тәм-том китерделәр, биредә тәрбияләнүчеләрне гает...
-
Өлкәннәргә игътибар һәм күчтәнәчләр
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Өлкәннәр декадасында бик күп тәбрикләүләр һәм бүләкләр кабул иттеләр. Интернатка даими ярдәм итеп торучы Хәйруллин хәйрия фондыннан һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевтан өлкәннәргә күчтәнәчләр тулы пакетлар тараттылар. Район мәдәният йорты һәм Демидовка авылы үзешчәннәре (алар да тортлар, тәм-томнар алып килгәннәр) куйган концерт...
-
Апак авылында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге яфраклар" исемле кичә үткәрелде
Апак авылында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге яфраклар" исемле кичә үткәрелде. Аны "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырды. Кичәгә социаль хезмәткәрләр ярдәм итеп торган 23 өлкән кеше чакырылды. Әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, башлангыч мәктәп укучылары да катнашты. Балалар әзерләгән концертны өлкәннәр бик яратып тамаша кылдылар....
-
Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр ярдәме белән ярминкә оештырылды
Узган якшәмбедә Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр ярдәме белән оештырылган көзге ярминкә алдагыларыннан күпкә җанлырак узды. "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары, "Хузангай" кооперативы вәкилләре ярминкәгә нигездә кала халкы сораган авыл товарларын төяп барганнар иде. Шуңа безнекеләр сәүдә иткән рәтләрдә сату-алу иртә сәгатьтән үк кызу барды. Авылларыбызда эшләүче эшмәкәрләр дә ярминкәдә үз нокталарын...
-
Җыр-бию белән өлкәннәрнең күңелен күтәрүне мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өсләренә алдылар (ФОТО)
Россия Пенсионерлар союзының район оешмасының, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы һәм район инвалидлар җәмгыятенең иң актив әгъзалары Өлкәннәр көнен Балалар иҗаты йортына җыелып, зур һәм бердәм коллектив булып, бик күңелле бәйрәм иттеләр. Алар өчен бу кичәне "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге Базарлы Матак мәктәбе һәм Балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре ярдәменә...