Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 13 октябрь 2014 яңалыклары

    • 13 октябрь 2014 - 15:43
      Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 2104 данә газета-журналга язылганнар
      Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 2104 данә газета-журналга язылганнар. 1072 райондашыбыз "Әлки хәбәрләре"нә язылып өлгергән. Апак авыл җирлегендә вакытлы матбугатка язылу биреме 66 процентка үтәлгән.
      415
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 14:42
      2013 ел өчен исәпләнгән салымнарны түләргә 2 атна вакыт калып бара
      2013 ел өчен исәпләнгән салымнарны түләргә 2 атна вакыт калып бара, әмма әлкилеләрнең яртысы диярлек моны эшләмәгән әле. Район буенча җир, милек һәм транспорт салымнарын түләү уртача 50 процент тәшкил итә. Ә бит 1 ноябрьдән бурычлар артачак - аларга пеня өстәлә башлый.
      357
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 13:40
      Район мәктәпләре Казанда ярминкәдә катнаштылар
      Үткән шимбәдә район мәктәпләре үзләрендә җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән Казанда ярминкәдә катнаштылар. Мәгариф учреждениеләре тәкъдим иткән күп төрле һәм сыйфатлы товарлар кала халкына бик ошаган
      395
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 12:43
      Муниципаль хезмәткәрләрнең өченче Спартакиадасында районыбыз җыелма командасы бик уңышлы чыгыш ясады
      Муниципаль хезмәткәрләрнең өченче Спартакиадасында районыбыз җыелма командасы бик уңышлы чыгыш ясады. Алексеевск бистәсендә үткән зона ярышында 7 район командасы арасында безнекеләр икенче урынны алды. Җиңел атлетика һәм волейбол ярышларында безнең спортчыларга тиңнәр булмады. Ә бадминтон, баскетбол, мини-футбол буенча җыелма команда өченче урынга чыкты.
      360
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 11:29
      "Нечкәбил" республика конкурсында Гөлнәфис Минһаҗева берничә дистә конкурсант арасында югалып калмады
      Хатын-кыз һәм гаилә матурлыгы "Нечкәбил" республика конкурсының ярымфиналы сентябрь аенда Казанда узды. Анда берсеннән-берсе чибәр һәм талантлы, ныклы гаилә корып, аның җылысын саклап яши белгән булдыклы ханымнар катнашты. Безнең Гөлнәфис Минһаҗева берничә дистә конкурсант арасында югалып калмады гына түгел, ул һәр бәйгедә үзен уңышлы күрсәтә алды. "Иң зур гаилә" номинациясендә...
      460
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 11:17
      "Чаллы" терлекчелек комплексында Нәзирә Байкова 100 баш бозау карый
      "Чаллы" терлекчелек комплексы - районда сөт җитештерүче иң эре мегафермаларның берсе. Биредә бүген 84 кеше эшли. Алар карамагында 2868 баш сыер, 1352 бозау исәпләнә. Эшкә уңган, хезмәттән курыкмаган, булсын дип җиренә җиткереп башкарырга күнеккән терлекчеләр шактый комплекста. Нәзирә Байкова - шундыйларның берсе. Аның авыл хуҗалыгында эш стажы 38 елдан артып...
      536
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 05:26
      “Җирдә тынычлык хакына” дип аталган республика конкурсында катнашыгыз
      9-14 яшьлек балалар "Җирдә тынычлык хакына" дип аталган республика конкурсында катнашырга чакырыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче бу бәйгедә сугыш чорында совет халкының фронттагы һәм тылдагы геройлыгы турындагы шигырь яисә проза әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп уку сорала. Әсәр әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән булырга тиеш. Конкурс 2014 елның 1...
      369
      0
      0
    • 13 октябрь 2014 - 05:26
      Иске Матак мәктәбе бюджеттан тыш эшчәнлекне оештыруда бай тәҗрибә туплады
      Россиянең иң алдынгы мәктәпләре исемлегенә кергән Иске Матак мәктәбе бюджеттан тыш эшчәнлекне оештыруда да бай тәҗрибә туплады. Быел ике гектарлы мәктәп яны участогының яртысында бәрәңге үстереп алынды. Шулай ук 800 төп помидор, 2 мең төп кәбестә, кабак, суган, бакча җиләге дә мул уңыш бирде. Киләсе ел уңышын кайгыртып, инде 30...
      410
      0
      0
    Реклама