15 октябрь 2014 яңалыклары
-
Авылда яшәүче һәр кеше яхшы белә: почтальонның хезмәте бер дә җиңел түгел
Авылда яшәүче һәр кеше яхшы белә: почтальонның хезмәте бер дә җиңел түгел. Ул газета-журналлар, хат-телеграммалар, пенсияләр өләшеп кенә калмый, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә кабул итә. Сүзем Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларында хат ташучы булып эшләүче Рузалия Игъламова турында. -Хезмәтем авыр дип зарлана алмыйм, чөнки яраткан эш кыен була алмый,-ди...
-
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур концерт күрсәттеләр (ФОТО)
"Сударушка" вокаль ансамбле һәм мәдәният хезмәткәрләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур концерт күрсәттеләр. Концерт алдыннан Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Рәйсә Хәбибуллина әлеге берлекнең эшчәнлеге хакында сөйләде, өлкәннәрнең тормышы, хәл-әхвәлләре турында сорашты. "Сударушка" ансамбле чыгышлары биредә тәрбияләнүчеләрнең күңеленә бик хуш килде. Алар башкаруындагы дәртле һәм моңлы җырларны алкышларга күмделәр....
-
Безнең районда “Донор көне” 22-23 октябрьдә үзәк хастаханәдә үтәчәк
Хәзерге заман медицинасы ничек кенә алга китсә дә, кеше гомерен аңа донор көне салмый гына коткарып булмый торган хәлләр дә еш очрый шул. Даими рәвештә, һәр көнне кемгәдер донор каны бик тә кирәк. 2014 елда Татарстанда "Донор көне" акциясенә старт бирелде. Ул донорлык һәм кан рагы белән авыручы балаларны, катлаулы...
-
Район суды һәм районның 1 нче суд участогы хезмәткәрләре «Фемида в Содружестве муз» республика конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар
Район суды һәм районның 1 нче суд участогы хезмәткәрләре «Фемида в Содружестве муз» республика конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Үткән шимбәдә Лаеш шәһәрендә булган конкурста Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары судлары җыр-биюгә һәм сәнгатьле сүзгә осталыкта сынашты. Әлеге чара Мәдәният елы...
-
Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары ТНВ телеканалының «Тамчы-шоу» тапшыруында катнашачак
Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары ТНВ телеканалының «Тамчы-шоу» тапшыруында катнашачак. Җиденче сыйныф укучысы Инсаф Галәветдиновка, сигезенче сыйныфтан Гүзәлия Галиевага һәм Зилә Сибаевага әлеге интеллектуаль уенда «Африка» темасы буенча белемнәрен, зирәклекләрен күрсәтергә кирәк булачак. Әлегә гимназия укучыларының республиканың кайсы мәктәбе белән көч сынашасы билгеле түгел. Тапшыруны төшерү 20 октябрьгә билгеләнгән.
-
Эштән бушаганы саклауга куела
Кыр эшләреннән бушаган техника ремонтланып кышкы саклауга куела. Тырмалар, культиваторлар һәм чәчкечләр инде быелгы бурычларын үтәде. Аларны төзәтәсен төзәтеп саклау урыннарына кую зарур. Терлек биналарын да кышка әзерләүне төгәлләргә кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-тзлек идарәсе белгечләре бүген хуҗалыкларда әнә шул эшләрнең ничек башкарылуын тикшерү белән мәшгуль. «Карга», «Тахтала» отрядларында...
-
11 октябрьдә Базарлы Матак үзәге иртәдән үк кайный башлады – халык ярминкәгә җыелды
11 октябрьдә Базарлы Матак үзәге иртәдән үк кайный башлады - халык ярминкәгә җыелды. Ярминкәгә "Кызыл Шәрык-Агро", крестьян-фермер хуҗалыклары, "Хузангай" кооперативы, авыл җирлекләре вәкилләре җаның ни тели - барын да алып килгәннәр иде. Бөртек (арпа, бодай), орлыклык бәрәңге, төрледән-төрле яшелчәләр күп иде. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы һәм "Кызыл Шәрык-Агро" тәкъдим иткән бодай...