17 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Әлки ПМК “Мелиорация” җәмгыяте быел Сихетрмә-Хузангайда ике буа төзеде
"Әлки ПМК "Мелиорация" җәмгыяте быел Сихетрмә-Хузангайда ике буа төзеде. Хәзерге вакытта баш инженер Морсәлимов Әгъзәм җитәкләгән бригада эшләрне тәмамла килә. Тракторчылар Шәяхмәтов Рәшит, Спиридонов Михаил, Чирков Александр, Тумаев Виктор буаны ныгыту, өстенә юл салу белән мәшгуль. Берсе 550 мең куб метр күләмле икенчесе 420 мең куб метр су сыешлы әлеге...
-
Кукуруз суктыралар
"Салман", "Әхмәт", "Борискино", "Чаллы" отрядлары кукурузны бөртеккә суктыруга кереште. Районыбыз басуларында бөртек өчен кукуруз 5409 гектарда чәчелгән иде. Бүгенгә аның 58 гектары суктырылды, аннан 218 тонна бөртек алынды. Район буенча гектардан уртача уңыш 38 центнер тәшкил итә. "Әхмәт" басуларында кукуруз уңышы 74 центнерга җитә.
-
Сергей һәм Анна Чумановлар гаиләсендә игезәкләр – Максим белән Арина дөньяга аваз салды
Бала туу - кеше тормышындагы иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Ә Базарлы Матак авылында яшәүче Сергей һәм Анна Чумановлар гаиләсенә берьюлы ике сөенеч килде. Быел май аенда аларның игезәкләре - Максим белән Арина дөньяга аваз салды. Шулай итеп, Чумановлар дүрт балалы ишле гаиләгә әверелде дә куйды. "Инде холыклары шәйләнә" Игезәкләр -...
-
Ничек яшәп ятасыз? (СОРАШТЫРУ)
Райондашларыбыз бүген нинди эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль, аларны нәрсә сөендерә, ниләр борчый икән? Илнур Гаязов, мәдәният йорты хезмәткәре, Карамалы авылы: -Тормыштан зарланырга, канәгатьсезлек белдерергә бернинди сәбәп тә юк. Иң мөһиме - ил-көнебез тыныч, якыннарым сәламәт. 86 яшьлек әниебезнең исән-сау булуы, үгет-киңәшләрен биреп яныбызда яшәве үзе бер шатлык. Әтиебез Бөек Ватан сугышы...