27 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Каенкай” балалар приютында яшәүчеләргә Казан кунаклары бик күп бүләк-күчтәнәчләр алып килгәннәр
"Каенкай" балалар приютында яшәүчеләргә узган атнада Казан кунаклары бик күп бүләк-күчтәнәчләр алып килгәннәр. Хонда, Мазда, Форд, Киа автомобиль клублары вәкилләре балаларда спорт белән шөгыльләнү өчен чаңгылар, башка төр инвентарь, өстәле белән хоккей уены, моңа өстәп әле тәмле күчтәнәчләр дә китергәннәр. Ә Казанда "Бәхет" ("Счастье") хәйрия кибете ачакан якташыбыз Ольга Павлова...
-
Армия хезмәте – гомерлек сабак
Көзге чакырылыш дәвамында Россия Кораллы көчләренә хезмәткә 35 егетебезне озатачакбыз. Беренче төркем 11 ноябрьдә юлга кузгалыр, соңгысы 17 декабрьдә китәр дип көтелә. Егетләргә хәер-фатиха биреп, армия хезмәтен үткән әтиләре һәм абыйларының киңәшен җиткерү өчен, туган ягыбыз җылысын күңелләрендә сакласыннар дип районда Призывник көне үткәрелде узган атнада. Әлеге чарага җитдилек, тантаналылык...
-
Пауэрлифтинг буенча республика чемпионатыннан “Алинә” спорт комплексы командасы җиңүләр алып кайтты
Пауэрлифтинг буенча республика чемпионатыннан "Алинә" спорт комплексы командасы җиңүләр алып кайтты. Ярышлар узган ял көннәрендә Казанның "Батыр" спорт комплексында булды. Гер күтәрү буенча дөнья чемпионы титулына ия райондашыбыз Газинур Фәттахов ветераннар арасында беренче урынны яулады. Аның шәкерте, Алексеевск агрокөллияте район филиалының икенче курс студенты Рәмис Сафин ир-атлар арасында өченче урынга...
-
“Каенкай” приютында яшәүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре “Көзге бал” үткәрделәр
"Каенкай" приютында яшәүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре зур әзерлек белән "Көзге бал" үткәрделәр. Башта кызлар һәм малайлар төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән композицияләр, сары-кызыл яфракллардан аппликацияләр ясадылар. Көзге балны әзерләү һәм үткәрүдә апалы-энеле Яна һәм Демид Хәйруллиннар, Максакова Женя, Газизова Ләйсән аеруча актив катнаштылар. Ә октябрь уртасында балалар концерт белән Юхмачыдагы...
-
Монополиягә каршы хезмәт: сорауларыгыз бармы?
30 октябрьдә сәгать 11 дән район хакимиятенең актлар залында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе Җәмәгать кабул итүе бүлеге эшләячәк. Кабул итү барышында халыкка, юридик затлар вәкилләренә, шәхси эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк. Шулай ук монополиягә каршы закончалыкны кулланудагы бәхәсле мәсьәләләр буенча фикерләшү өчен...