7 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Базарлы Матак мәктәбе командасы путалы көрәш бәйгесендә беренче урынга чыкты
Путалы көрәш буенча ДЮСШ беренчелегенә үткәрелгән ярышларда районның сигез мәктәбеннән 86 укучы катнашты. Базарлы Матак мәктәбе командасы беренче урынга чыкты. Түбәнәлкилеләр - икенче, Иске Тахтала мәктәбе укучылары өченче урынны яулады.
-
Иң яхшы бадминтончылар – Юхмачы мәктәбендә
4 ноябрьдә Балалар иҗат йорты базасында бадминтон ярышлары булды. Бәйге Халык бердәмлеге көненә багышлап уздырылды. Юхмачы мәктәбе командасы бәйгедә ышанычлы җиңү яулады. Икенче урында - Базарлы Матак, өченче урында Чиябаш мәктәпләре командалары.
-
Район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы ачылды
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан районыбыз полиция хезмәткәрләре зур бүләк алдылар. 6 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы ачылды. Хәер, аны бина дип кенә атау артык тыйнак әйтү булыр иде. Район эчке эшләр бүлеге хәзер 3 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләп тора. Шуның 1400 квадрат метрында төрле корпуслар урнашкан. Яңа...
-
Данил чемпион булды
2 ноябрьдә Түбән Камада булган киокусинкай-каратэ ярышларында безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады. Әлеге бәйгедә Россиянең 15 төбәгеннән һәм Татарстаннан 293 спортчы катнашты. Районыбыз данын җиде спортчы яклады. Данил Шәйхетдинов чемпион исемен яулады. Аңа әле иң яхшы техника өчен дә диплом тапшырылды. Андрей Зиньков - икенче, Булат Борһанов һәм Егор Васяйчев...
-
Районыбыз вәкилләре кабат Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкә үткәрүдә катнаштылар
Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре кабат Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкә үткәрүдә катнаштылар. Хәзер ярминкәгә башлыча халык сораган товарларны алып барырга тырышалар. Башкала халкына 1 миллион сумнан артыклык авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителде. Шуның 90 проценты сатып алынган. Районнан алып барылган сөтне, итне, кош-корт түшкәләрен казанлылар бик тиз алып бетергәннәр....
-
"Алинә" универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары булды
Узган атнада "Алинә" универсаль спорт залында "Яшьләр наркотикларга каршы" девизы астында өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары булды. Әлеге бәйге "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында узды. Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, район оешмалары командалары - барысы 174 кеше көч сынашты. Нәтиҗәдә 5-8 нче сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар арасында Альмир...