14 ноябрь 2014 яңалыклары
-
“Тамедиа” ААҖ басмаларына он-лайн режимында язылырга була
"Тамедиа" ААҖ басмаларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша он-лайн режимында язылырга була. Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) "Вакытлы басмаларга язылу" хезмәте эшли. Аның ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына үзегез теләгән газета-журналларга язылырга мөмкин. Моның өчен "Россия почтасы" тәкъдим иткән каталоглардан үзегез язылырга теләгән басманы сайлап алырга кирәк. Аннары әлеге газета яисә журналга нинди...
-
Бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде
Бүген муниципаль район советының утыз бишенче утырышы булды. Аның эше белән район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Утырышта район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәпләр, мәдәният йортлары директорлары катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп районның быелның тугыз аенда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды. Әлеге мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең...
-
Призывникларның хокукларын яклау буенча “кайнар линия” ачыла
21 ноябрьдә призывникларның хокукларын яклау буенча "кайнар линия" ачыла. Әлеге "кайнар" телефон линиясе хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә хокукый ярдәм күрсәтүне һәм аларның хокукларының яклануын тәэмин итүне күздә тотып оештырыла. Кешеләрне кызыксындырган мәсьәләләр буенча җентекле мәгълүмат алырга, бәхәсле ситуацияләрне хәл итәргә республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләре,...
-
Ветераннарның саулыгы –игътибар үзәгендә
Районыбызда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының сәламәтлеген саклауга зур әһәмият бирелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә әлеге мәсьәләгә игътибар тагын да артты. Ел башыннан бирле 26 сугыш ветераны һәм инвалидына, сугыш ветераннарының 109 тол хатынына җентекле медицина тикшерүе үткәрелде. Шулай ук 500 дән артык тыл ветеранының сәламәтлеге тикшерелде....
-
Елның ун аенда әлкилеләр шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен 503 кредит рәсмиләштергәннәр
Елның ун аенда әлкилеләр шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен 503 кредит рәсмиләштергәннәр. Ә ташламалы кредит бирү гамәлгә кергән 2006 елдан бирле 501 миллион сумлык 2861 кредит алынган. Хуҗалар бу акчаларга 2700 баш мөгезле эре терлек, 55 баш ат, 317 трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алганнар. Ә 1074 кредит терлекчелек биналарын...