26 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Караклар безнең тирәдә йөри
Күрше Алексеевск районында угрылар төнлә бер авыл клубыннан һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе конторасыннан оештыру техникасын урлап чыканнар. Караклар ишек, тәрәзәләрне ватып керәләр. Алар инде берничә атна дәвамында төрле учреждениеләрне басу белән шөгыльләнәләр. Полиция хезмәткәрләре иртәме-соңмы угрылырның эзенә төшәр, билгеле. Ә әлегә районда бюджет оешмаларында төнге кизү торулар оештырылды. Бер уңайдан...
-
“Бердәм Россия” партиясенә сорауларыгыз юкмы?
"Бердәм Россия" партиясенең туган көне уңаеннан 1 декабрьдә партиянең җирле бүлекчәсе урнашкан бүлмәдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә гражданнарны (район хакимияте бинасында) политсовет секретаре, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, штаб җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов кабул итәчәк. Ә өченче каттагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә әлкилеләр 10.00-12.00 сәгатьләрдә партия җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе...
-
“2015-2020 елларга районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” программасын әзерләнде
Муниципаль район башкарма комитеты "2015-2020 елларга районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" программасын раслау турындагы карар проектын әзерләде. Әлеге проект район сайтында (alkeevskiy.tatar.ru) урнаштырылган. Теләгән һәркем сайтка кереп, "Противодействие коррупции" бүлегендәге "Независимая антикоррупционная экспертиза" бүлекчәсендә проект белән таныша ала.
-
Районны газлаштыруга 25 ел. Өегезгә газ килгән көн хәтерегездәме?
Моннан нәкъ 25 ел элек районыбызда һәрберебезнең тормыш-көнкүрешен тамырдан үзгәрткән зур вакыйга булган иде. Салкын ноябрь көнендә Базарлы Матактан аз гына читтә беренче автомат газ бүлү станциясе ачылды һәм шунда ук төзелгән оператор өенә зәңгәр ягулык бирелде. Мөгаен, бу юлларны укуга һәркем үз йортына газ килгән көнне исенә төшергәндер. Әй,...
-
2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары булды
Анда муниципаль район советы депутатлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлары чакырылган иде. Район Уставы нигезендә, халык тыңлауларында теләге булган һәр әлкиле катнаша алды. Район бюджеты проектын финанс-бюджет палатасы эшләде. Проектка һәм аның буенча кергән тәкъдимнәргә анализ белән тыңлауларда әлеге палата рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Мәгълүм булганча, 2015 елга...