1 декабрь 2014 яңалыклары
-
Рафик Сафин Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Агропромышленность комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Россельхозцентр"ның Татарстан филиалы Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Бисияр улы Сафин Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Әниләр көненә багышланган кичә үткәрделәр (ФОТО)
Әниләр көненә багышланган кичә үткән җомгада балалар иҗаты йортының иркен залында узды. Бәйрәмдә катнашу өчен күп кенә оешма-учреждениеләр үзләрендә хезмәт куючы, эштә дә, өйдә дә уңганлыклары белән аерылып торган, ул-кызлар тәрбияләп үстергән коллегаларын вәкил итеп җибәргәннәр. Ә авыллардан килгән әниләрнең күбесе инде өлкән яшьтә булып, тормышның авырлыкларын да кичергә, инде...
-
Районыбызда бүген СПИД белән авыручы 12 кеше исәптә тора
Аларның барысы да әлеге чирне җенси юл белән йоктырган. СПИДлы әниләрдән ике бала туган. СПИД бүген дөньядагы иң глобаль проблемаларның берсе булып тора. Барлык илләр дә диярлек әлеге чиргә каршы дару булдыру өстендә эшли. Әмма бу афәтне җиңәрлек чара табылганы юк әле. Ул кешеләр гомерен алып китә тора. Татарстанда бүген...
-
Яңа ел бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрү хакында сөйләштеләр
Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары җитәкчеләре Яңа ел бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрү хакында сөйләштеләр. Чыршы бәйрәмнәренә бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Билгеле, әлеге бәйрәм чаралары күп кеше катнашында узачак. Анда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү бик мөһим. Шул хакта киңәшмәдә катнашучылар алдында район янгын...