3 декабрь 2014 яңалыклары
-
Матбугатка язылу декадасы башлана
5-15 декабрьдә Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы үткәрелә. Декада чорында газета-журналларга ташламалы бәяләрдән язылып булачак. "Әлки хәбәрләре" ("Алькеевские вести") газетасына ташламалы язылу бәясе - 419 сум 40 тиен.
-
Авариядә машина йөртүче ир-ат һәлакәт урынында үлә
28 ноябрьдә көн уртасында Чуаш Шәпкәсе ягыннан Төгәлбәйгә барганда Daewoo Matiz автомобиле юл астына төшеп каплана, машина йөртүче һәлакәт урынында үлә. Авариядә гомере өзелгән ир-ат Лаеш районында яшәүче 1958 елгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов булып чыга. Әлеге фаҗига буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышы булды. Анда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин...
-
Прокуратура халыкны кабул итә
12 декабрьдә прокуратура органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Бу көнне 12 дән 20 сәгатькә кадәр район прокуратурасы бинасында (Базарлы Матак ав., Кыр ур., 21) прокуратура хезмәткәрләре халыкны кабул итәчәк.
-
Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан "Әлки хәбәрләре" газетасы бәйге игълан итте
Карлар көтә-көтә менә декабрьгә дә аяк бастык. Декабрь үзенчәлекле ай инде ул. Бу көннәрдә без Яңа ел рухы белән, могҗизалар көтеп, хыяллар илендә яши башлыйбыз. Тиздән җир ап-ак кышкы юрганын ябыныр, агачлар өрфия мамык шәлләрен бөркәнер. Әйләнә-тирә агарып, пакьләнеп, тагын да ямьләнеп китәр. Һавада бөтерелгән кар бөртекләре, аклыкка чумган дөнья...
-
Әлки районында бүген 2572 кеше I-III төркем инвалид
Дус-туганга теләк теләгәндә беренче урынга сәламәтлекне куябыз. Бала көткән хатын-кызга сабыеңның дүрт саны сәламәт булсын, дибез. Чөнки һәркем аңлый: исәнлек-саулыктан да кыйммәтлерәк, сәламәтлектән дә кадерлерәк берни юк. Әмма дөнья без теләгәнчә генә түгел шул. Әнкәсеннән туганда ук дәвалап булмаслык авырулар белән "бүләкләнгән" сабыйлар да, төрле бәхетсезлек очраклары, аварияләр нәтиҗәсендә гарипләнүчеләр...