4 декабрь 2014 яңалыклары
-
Минималь хезмәт хакы арта
2015 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 5965 сумга җитәчәк. Закон нигезендә билгеләнгән бу минимум хезмәт хакы билгеләүне тәртипкә салу, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр күләмен билгеләү өчен кулланыла. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә минималь хезмәт хакы 411 сумга артачак. Әлегә аның күләме 5554 сум.
-
Бөек Ватан сугышына безнең районнан 8950 кеше киткән
Бөек Ватан сугышына безнең районнан 8950 кеше киткән. Шуларның 3164 е хәзергә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. "Ирегез (улыгыз) хәбәрсез югалды" дигән хат алучылар өчен якын кешесенең кайчан булса да әйләнеп кайтырына өмет бөтенләй үк сүнмәсә дә, мондый статус аның якыннарын солдат гаиләсенә тиешле кечкенә генә пенсиядән дә мәхрүм иткән....