Өч бала һәм ике бәти
Кыш чыгарга дип калада яшәүче улларына киткәч, дәү әни бердәнбер малы - кәҗәсен авылдагы улына, ягъни безнең әтигә калдырды.
-Кәҗәм буаз, ике-өч атнадан бәрәнләр, карагыз аны, бәтиләрен салкында өшетмәгаз! Өчне бәрәнләсә, сөте җитәрме, тикшереп торыгыз! Улым, кәҗәмә күгәргән печән бирә күрмә!-дигән "күрсәтмәләрен" күпләп тезде дәү...