Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 24 февраль 2015 яңалыклары

    • 24 февраль 2015 - 13:03
      Районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Р.А.Харитонов гражданнарны кабул итәчәк
      26 февральдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Р.А.Харитонов гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 14 сәгатьтә башлана. Адресы: Баз.Матак ав., Крайнов ур., 58 (3 нче кат, тикшерүче кабинеты).
      570
      0
      0
    • 24 февраль 2015 - 11:12
      Ирекле дружиналар тәртип саклый
      uhta8216.ru.fozzyhost.com Эчке эшләр бүлеге каршында 21 ирекле халык дружинасы төзелгән. Ел башыннан әлеге дружиналар яңа закончалык буенча эшләячәк. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, друҗиначылар авылларда тиртип саклауда бик зур ярдәм күрсәтәләр. Алар шулай ук полиция белән халык арасында файдалы элемтә урнаштыруда булышалар.
      629
      0
      0
    • 24 февраль 2015 - 10:25
      Әлки районы ветераннарына юбилей медальләре һәм Хәйруллин фондыннан бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. (ФОТО)
      23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Әлки районының Базарлы Матак авылында ветераннарга "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Әлеге югары бүләккә ия булган һәр ветеранны Хәйруллин фонды үз күчтәнәчләре белән сөендерде. Залда мул табын янында күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән сугыш ветераннары, тылда фидакарь хезмәтләре...
      491
      0
      0
    • 24 февраль 2015 - 09:08
      Базарлы Матак халкы исәп-хисап үзәгенә килеп, исәпкә басарга ашыкмый
      www.apiural.ru Район үзәге елдан-ел үсеп, хәзер Базарлы Матакта 6850 кеше яши. "Урман хуҗалыгы" учреждениесе тирәсендә 6 урамлык бер бистә калкып чыкты, бу урамнарга ут, су, газ килгән, башка коммуналь хезмәтләр дә күрсәтелә. Әмма шушы 7 меңгә якын кешенең яртысы чамасы гына хезмәтләр өчен түли. Чөнки калганнары бердәм исәп-хисап үзәгенә килеп,...
      647
      0
      0
    • 24 февраль 2015 - 07:50
      Әлки районы юлларын төзекләндерүгә быел 50 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелә
      Шуның күбрәк өлешен Базарлы матактагы юлларны асфальтлауга тотачаклар. Район үзәгенең Яшьләр һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында асфальт юллар булачак. Алар Геройлар паркы белән тоташып шунда яшәүчеләр өчен уңайлы божра барлыкка китерәчәк.
      542
      0
      0
    • 24 февраль 2015 - 05:47
      Әлки районында быел 48,7 мең гектарда сабан культуралары чәчү күздә тотыла
      Районда быел 48,7 мең гектарда сабан культуралары чәчү күздә тотыла. Чәчүлекләрнең зур өлешен бөртеклеләр (15,8 мең гектар), рапс, көнбагыш ише техник культуралар (17,1 мең гектар) һәм терлек азыгы (25,1 мең гектар) алып торачак.
      518
      0
      0
    Реклама