Авыл хуҗалыгы белгечләре галимнәр белән киңәшләште
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы базасында Татарстан агробизнес кадрларын укыту институты галимнәре район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән укулар уздырдылар.
Кереш сүз белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев чыгыш ясады. Ул безнең хуҗалыкларның үсеше, ягулык, минераль ашламалар белән тәэмин ителеше, машина-трактор паркының торышы турында...