14 апрель 2015 яңалыклары
-
Әлки бүгеннән басуга чыгарга әзер
8 апрель көнне районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча "Татагрохим" генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов җитәкчелегендә комиссия булып китте. Аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре озатып йөрде. Комиссия әгъзалары жирәбә буенча сайлап алынган 8 хуҗалыкны 14 критерий буенча "энә күзеннән" үткәрде. Механизаторларыбыз хезмәтенә бәя биргәндә...
-
Космонавтлар көне уңаеннан Әлки районы Хурада мәдәният йортында “Безнең илебез – космонавтика Ватаны” исеме астында кичә узды
Космонавтлар көне уңаеннан Хурада мәдәният йортында "Безнең илебез - космонавтика Ватаны" исеме астында кичә узды. Интеллектуаль күңел ачу кичәсендә Хурада, Хузангай мәктәбе укучылары космос темасына багышлап рәсемнәр ясады, уен-конкурсларда катнашты. Мәдәният йорты җитәкчесе Алина Садиванкина балаларга иксез-чиксез галәм киңлекләренең төзелеше, кешеләр тарафыннан ничек өйрәнелүе турында сөйләде.
-
“Каенкай”да яшәүчеләрнең дуслары күп
"Каенкай" приютында тернәкләнү үтүче 14 бала менә берничә көн инде Чистай шәһәрендәге "Раздолье" лагерында сәламәтлекләрен ныгыталар. Алар лагерьда 21 көн булачак. Ә апрель башында приютның күптәнге дуслары - Казанның "Автоклуб" берләшмәсе егетләре һәм кызлары килеп киткәннәр. Алар балаларга һәрвакыттагыча уенчык, күчтәнәчләр бүләк итеп калдырганнар. Пасха көннәрендә исә приютта яшәп торучыларны...
-
Буалар саны артачак
Әлки "Мелиорация" "ПМК" җәмгыятендә сезонлы эшләрдә кулланылачак техниканы ремонтлау дәвам итә. Биредә 3 скреперны, шулкадәр үк Т-130 тракторларын, 2 кранны һәм 4 "КамАЗ" автомобилен ышанычлы эшләрлек итеп төзәтеп куярга ашыгалар. Ә запас частьләрне бәяләре артканчы дип ел ахырында ук алып куйган булганнар. Машина-тракторлар механик Гакыйль Минсафин җитәкчелегендә сафка бастырыла. Инженер...
-
Мини-футбол буенча Әлки район җыелма командасы икенче урынны алды
10-12 апрель көннәрендә Аксубайда кече шәһәрләр һәм авыл командалары (сельские районы) арасында мини-футбол буенча республика чемпионаты узды. Район җыелма командасы балтачлар белән уртак нәтиҗәгә уйнап, Балык Бистәсе, Баулы, Биектау район командаларын җиңеп, 10 команда арасында икенче урынны алды. Виктор Клюбин көндәшләр капкасына 8 туп кертеп, чемпионатның иң яхшы футболчысы дип...
-
Әлки райондагы 36 китапханәнең барысы да компьютерлар белән җиһазландырылган
Райондагы 36 китапханәнең барысы да компьютерлар белән җиһазландырылган. Бүген авыл китапханәсендә, яңа газета-журналлар белән танышу, китаплар алып уку белән бергә, бөтендөнья пәрәвезеннән дә түләүсез файдаланырга була. Мондый мөмкинлек республикада махсус булдырылган программа нигезендә туды. Китапханәләрнең 23 ендә интернет бүген үк бар. Тиздән калганнары да бөтендөнья челтәренә тоташачак.