17 апрель 2015 яңалыклары
-
Штрафларын түләмәүчеләр кулга алынган
Ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 32 ешегә карата эшләр судка җибәрелде. Әлеге әҗәтле йөртүчеләрнең 23 е штраф түләп котылса, 7 се административ кулга алынды. Мәгълүм булганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар ике ай эчендә түләнергә тиеш. Ә вакытында түләмәүчеләрне проблемалар көтә.
-
Әлки районы Чуаш Борнае урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә үткәрелде
Чуаш Борнае урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә үткәрелде. Анда мәктәпнең барлык укучылары да катнашты. Балалар сугыш турындагы шигырьләрне яттан сөйләделәр. Аннан соң директор урынбасары Светлана Углева сугыш чоры лирикасы турында әңгәмә үткәрде. «А зори здесь тихие» фильмыннан өзекләр күрсәтелде, сугыш чоры җырлары яңгырады.
-
Янгын чыгудан курка
"Менә тагын яз җитте, димәк, тирә-якны җыештыруга, чүп-чардан котылу әмәлен эзләргә керешәчәкбез. Һәм күпләр бу мәсьәләне бик ансат кына чишә дә куя - тау булып өелгән чүпкә ут төртә. Күршеләрем яңа өйгә күчкәч, минем өй янәшәсендә бушлык барлыкка килде. Элеккеге хуҗалар бу урында үскән агачларны кисеп утынга ярды, ә вак...
-
Бәйрәмгә әлкилеләрнең олысы да, кечесе дә әзерләнә
10 апрельдә редакциядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышлап "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Анда ветераннар оешмаларының район советы рәисе Фаиз Шакиров һәм секретарь Рәхилә Хәбибуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурания Заһидуллина, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Рөстәм Билалов катнаштылар. Бу мөһим темага әңгәмәне соңрак район...